Татарстан Республикасында 984 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган

2017 елның 16 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елда Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 43 мунициципаль районда күп фатирлы йортларга капиталь  ремонт объектларында 3 мең 741 тикшерү уздырылган, 17 мунициципаль районында 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Соңгы ике атнада 3 тикшерү уздырылган, кагыйдәләр һәм нормалар бозу ачылмаган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Нотыгында Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ДТИ белешмәләре буенча 984 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган, бу барлык күләмнең 97,8%ын тәшкил итә.

2017 елда 146 мәгариф объектын капиталь ремонтлау каралган, шул исәптән  36 мәктәп, 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә балалар оешмасы. Программа төгәлләнгән.

Моннан тыш, 2017 елгы  булдырылучы ресурс үзәкләрен (колледжларны), мәдәният объектларын, яшүсмерләр клубларын, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләре советлары биналарын, Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен, Татарстан Республикасы муниципаль архивларын капиталь ремонтлау программалары тәмамланган.

2017 елгы амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт программасы да төгәлләнгән. 2017 елда Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган. 14 декабрьгә 62 объектта эшләр алып барыла (74тән). 12 объектта эшләр беткән (шул исәптән 10 – Казанда, 1 – Чаллыда, Әлмәттә).

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, бу программа буенча башкарылган эшләр күләме 86 процент тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды дүрт программаны гамәлгә ашыруны төгәлләгән. Бу шул исәптән «Татарстан Республикасы торак пунктларында авылда су белән тәэмин итү» программасы. 2017 елда финанслау күләме 660,9 млн. сум. 254,4 км су белән тәэмин итү челтәре салынган, 38 су җыю манарасы корылган, 44 артезиан скважинасы боруланган.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча финанслау 2017 елда күләме 225 млн. сум тәшкил итә. 10 мең 899 яктырткыч куелган, 289 исәпкә алу һәм идарә щиты корылган, 323 км электр тапшыру линиясе сузылган.

«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча 2017 елда финанслау күләме 69,9 млн. сум. 98 бюджет өлкәсе объектында 196 казан алмаштырылган.

Үзәк җылыту пунктлары урынына һәр йорт саен индивидуаль пунктлар кертү программасы кысаларында Казанда 1 мең 279  объектта ИҖП кую каралган.

Моннан тыш, Урыссу поселогында бүгенгә барлык эшләр дә тәмамланган, шул исәптән күп фатирлы йортлардан 2 мең 910 фатирда һәм 82 шәхси йортта.

Сыер фермаларына, яшелчә саклагычларга капиталь ремонт ясау, шулай ук силос-сенаж траншеяләрен төзү программасы 2017 елда 100 процентка үтәлгән. 

2017 елда «Җәмәгать киңлекләре» программасы кысаларында Татарстан Республикасы бюджетыннан 2017 елда 45 районның 68 объектына 2 млрд. 64 млн. сум бүлү каралган. 2017 елның 16 декабренә 42 объектта эшләр төгәлләнгән. 26 объектта эшләр дәвам итә, 20се әзер диярлек (95%).   

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2018 елда республикада мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына капиталь ремонт дәвам итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International