Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Морозов “Бәләкәч” балалар үсеше үзәген ачу тантанасында катнашты

2011 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллыда республика программасы кысаларында төзелгән “Бәләкәч” балалар үсеше үзәге ачылышы тантанасы узды. Күптән көтелгән вакыйга белән тәбрикләргә Ак калага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов, шәһәр мэры Васил Шәехраҗиев, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин килде.

Кунаклар төркемнәр, уку һәм спорт заллары белән танышты. Балалар бакчасында ике бассейн, хореография залы, массаж кабинеты һ.б. бар. Һәр төркем экологик яктан чиста һәм эстетик җиһазлар, интерактив такталар белән җиһазландырылган. Татар теле кабинетында кунакларны татар телен укытуның вариатив формасы белән таныштырдылар. Сүз уңаеннан, әлеге программаны Чаллы педагоглары эшләде. Әлеге программа буенча тәрбияче сабыйларны Татарстанның мәдәнияте һәм тарихы, милли йолалар, республиканың сәнәгый базасы, авыл хуҗалыгы казанышлары белән таныштыра.

Үсеш үзәгенең бүлмәләрен караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бинаның эчке бизәлешенә игътибар итте һәм балалар бакчаларын бизәүнең Чаллы тәҗрибәсен бөтен республикага да таратырга тәкъдим итте.

Үсеш үзәге Яр Чаллыда 2011 елда ачылган дүртенче балалар бакчасы булды. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен котлаганда республика Президенты “Бәләкәч” программасында берничә этап булганын искәртеп узды. Иң мөһиме, әлеге программа буенча Татарстанда үсеп килүче һәр сабый өч яшеннән балалар бакчасына йөрергә тиеш. Ә инде мәктәпкә килгән вакытта аның заманча мәктәп таләпләренә җавап бирә торган белеме булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов әлеге искиткеч матур балалар бакчасының төзелешенә өлеш керткән барлык төзүче һәм дизайнерларга да рәхмәтен җиткерде. Бүләк буларак республика башлыгы балалар бакчасына интерактив җиһазлар алуга сертификат тапшырды.

Олег Морозов әти кеше буларак кызының “Бәләкәч” кебек балалар бакчасына йөрүен теләгәнен җиткерде. “Балалар өчен искиткеч гүзәл сарай!” – Олег Морозовның бәясе әнә шул булды.

Васил Шәехраҗиев сүзләренчә, әлеге микрорайон көнләп үсте диярлек: социаль ипотека программасы буенча биредә яңа биналар төзелде, “Бәләкәч” программасы буенча балалар бакчасы ачылды.Мэр балалар бакчасын төзегән “Евростиль” компаниясенә рәхмәтен җиткерде.

Ә инде иң җылы рәхмәт сүзләре үзәккә йөриячәк сабыйлар авызыннан яңгырагандыр – алар өр-яңа бакчага ихластан шатланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International