2011 ел азагына кадәр Татарстандагы гаилә фермаларының саны 500гә кадәр артачак

2011 елның 28 октябре, җомга

Узган 9 ай нәтиҗәләре буенча, Татарстанда ит, йомырка җитештерүне, шулай ук кошчылык тармагында баш санын арттыруга ирешелгән. Шул ук вакытта калган күрсәткечләр буенча, узган ел белән чагыштырганда, төшү сизелә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов шулай дип белдерде.
Сөт җитештерүдә Биектау, Чүпрәле, Тәтеш районнарында, 2010 елга караганда, уңай үзгәрешләр күзәтелсә, Минзәлә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Кама Тамагы районнары узган елга караганда кимрәк сөт җитештерә. “Бүген республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәүлегенә 3 мең тоннадан артык сөт сава. Быел узган ел дәрәҗәсендә сөт җитештерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Татарстанда күрсәткечләрне яхшырту өчен терлек азыгы җитәрлек, бары урыннарда җитәкчеләрнең, белгечләрнең савым терлеген карап тоту, тукландыру мәсьәләләренә игътибары җитми. Терлекләрне тукландыру һәм карап тотуны тагын да яхшыртырга, технологик таләпләрне көчәйтергә, фермаларга элементар тәртип урнаштырырга кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Ит җитештерүгә килгәндә, узган 9 айда республикада аның күләме 218 мең тоннадан артык булган. Шуның сизелерлек өлеше “Чаллы-Бройлер” һәм “Камский бекон” җәмгыятьләре өлешенә туры килә. Ит җитештерүдә иң югары темпларны Актаныш, Буа, Лениногорский, Түбән Кама, Тукай районнары күрсәткән. Азнакай, Әлки, Апас, Бөгелмә, Чүпрәле һәм Кама Тамагы исә җитештерүне киметкән.
Узган 9 айда 200 мең баштан артыграк үрчем алынган.Бу, узган елга караганда, 95 процент тәшкил итә. 100 сыерга 80 нән артык бозау алучы районнар белән бергә, 40-50 генә бозау алучылары да бар. “Терлекләрнең баш санын саклауга юнәлтелгән чаралар июнь аеннан бирле уңай динамика бирә. Әмма ел башыннан 19 мең баштан артык эре терлек югалтылган. Бу, узган елга караганда, 5 процентка күбрәк.
Минсәгыйрь Нуретдинов искәртүенчә, киләсе елның 1 гыйнвареннан федераль министрлык узган елга караганда җитештерүдә һәм терлекләрнең баш санын саклауда “плюска” эшләүче төбәкләрне генә субсидияләү турында карар кабул иткән. “Актаныш, Балык Бистәсе, Аксубай, Алабуга, Саба, Кукмара. Яңа Чишмә кебек районнар ел башыннан терлекләрнең баш санын саклаган. Ләкин бер үк төрле шартларда эшләсәләр дә, Азнакай, Кама Тамагы, Түбән Кама һәм Тәтеш районнары хуҗалыклары баш санын сизелерлек киметте”, -ди Минсәгыйрь Нуретдинов. Ул терлекләрнең баш санын торгызуның мөһим бурыч булуына басым ясады. Моның өчен, ди ул, җиңелрәк үлчәүдәге терлекләрне суюны туктатырга, яшь терлекнең баш санын сакларга кирәк.
Авыл хуҗалыгы продукциясенең зур өлеше шәхси хуҗалыкларда, гаилә фермаларында җитештерелә. Бүгенге көндә Татарстанда 350 дән артык гаилә фермасы(яртысы сөт җитештерү буенча җайлашкан) исәпләнеп, ел ахырына аларның санын 500 гә җиткерү ниятләнә. Бүген аларда 10 мең тонна сөт, 3 мең тонна ит җитештерелгән. Минсәгыйрь Нуретдинов гаилә фермаларының авыл җирендә яңа эш урыннары булдыру ягыннан әһәмиятен, аларны оештыручыларның “Лизинг-грант” программасында актив катнашуын искәртте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры белән авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министрын авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күрсәткечләрен, терлекләрнең баш санын киметкән районнардагы хәлне анализлап, проблемаларны барларга, ярдәм итү юлларын карарга чакырды. Аның ассызыклавынча, республика әлегә эре агрофирмалар һәм гаилә фермалары күрсәткечләренә яши. Президент гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү зарурлыгын тагын бер кат ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International