Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехаов ТР Ютазы районына сәфәр кылды. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озатып йөрде.
Биредә ул төрле объектларда булды һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге автивы белән очрашты.
ТР Президенты Уруссу авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән шәхси йортларны карады. Рөстәм Миңнехаов Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары Сәймә Мөхәмәтҗанова белән Миңниса Вәлиәхмәтова фатирларында булды. Алар республика җитәкчелегенә шнудый уңайлы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты аларны өй туе белән котлады һәм телевизорлар бүләк итте.
ТР Ютазы районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча торак шартларын яхшырту өчен чиартта барлыгы 130 кеше торган. 68 ветеран торак белән тәэмин ителгән инде, тагын 62 кеше чират көтә.
Аннары Татарстан Президенты “Бәләкәч” программасы буенча ачылган “Звездочка” балалар бакчасын карады. Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыккач, балалар ясаган кояшчыкта истәлеккә имзасын калдырды. Ул шулай ук төзекләндерүдән соң агымдагы елның августында ачылган “Энергия” стадионында булды.
“Энергетик” мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге автивы белән очрашу булды. Татарстан башлыгы утырыш башланганчы ТР Ютазы районы сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады.