Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Кукмара һәм Балтач районарына эш сәфәре кылды. Республика Хөкүмәте Рәисе районнарда республика программаларын гамәлгә кую барышы белән танышты.
Илдар Халиков Кукмарада Гайсетдиновлар гаилә фермасында булды. Ул авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Аннары ТР Хөкүмәт җитәкчесе Кукмара лицеенда булды. Биредә И.Халиков уку бүлмәләрен карады, укучыларның уңышлары һәм “Электрон мәктәп” программасы кысаларында кертелгән яңалыклар белән танышты.
Илдар Халиков Балтачта төзекләндерүдән соң ачылган Үзәк район хастаханәсендә, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән торак йортларда булды. Биредә ул фатирларны карады һәм аларның хуҗалары белән аралашты.