ТР җитәкчелегенең төп бурычы – социаль-сәяси тотрыклылыкны, милләтара һәм конфессияара килешүне һәм Татарстанны халыкара аренада танылуын саклау. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уруссуда ТР Ютазы районы активы белән очрашуда белдерде.
Утырышта “Татнефть” ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР Ютазы районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан өчен иң мөһиме иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, милләтара һәм конфессияара килешүне саклау зарур дип саный ТР Президенты.
Аның фикеренә караганда, республикада яшәүчеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен икътисадны үстерергә кирәк. Бу эштә нефть табышын тотрыкландыру, нефть эшкәртү нефть химиясе, автомобиль кластерын киңәйтү төп юнәлеш булып тора. Татарстан Президенты сүзләренә караганда, авиация сәнәгатенең перспективлары зур: Казан вертолет заводы уңышлы үсеш ала, Казан авиация җитештерү берләшмәсен торгызу бурычы тора.
Авыл хуҗалыгына җитди игътибар бирергә кирәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. ТР җитәкчелеге эре комплексларны гына үстереп калмыйча, шәхси хуҗалыклар, гаилә фермаларына да ярдәм итәргә ниятли.
Моннан тыш, республика башлыгы авылны саклау, аны үстерү милли традицияләрне, мәдәниятне һәм телне саклап калырга ярдәм итә, дип ассызыклады республика башлыгы.
ТР Президенты мәгариф системасын үстерү турында сөйләгәндә, Татарстанда мәгарифне модернизацияләү программасы гамәлгә ашырылуын искәртте. Аның фикеренчә, безнең балалар һәм укытучылар көндәшлелеккә сәләтле булсын өчен мәгариф системасына зур игътибар бирергә кирәк.
Яшәү сыйфаты күп очракта сәламәтлек саклау өлкәсеннән тора. ТР Президенты республикада эре медицина үзәкләре һәм район хастаханәләре модернизацияләнүен искәртте.
Республикада кече һәм урта бизнесны үстерү өчен технопарклар, бизнес-инкубаторлар бар, эшмәкәрләрнең урта классын формалаштыру зарур, диде ул.
Р.Миңнеханов Татарстан дөньяга танылырга тиеш дип ассызыклады. Бу максатка ирешергә спорт ярышлары – Универсиада, су төрләре спорты буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты ярдәм итәчәк дип ассызыклады.
Р.Миңнеханов Ютазы районы турында сөйләгәндә, район актив үсеш ала дип белдерде. Биредә социаль объектлар төзелә, биналар ремонтлана һәм төзекләндерелә. Әлбәттә, биредә яшәүчеләрне борчый торган проблемалар да бар, сораулар да шул хакта иде. “Торак пунктның уңай якка үзгәрүен һәм район предприятиеләренең уңышлы үсеш алуын күрәбез. Ютазы районын республиканың башка районнарына үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул район халкына уңышлы эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде һәм проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә итте. “Әмма сез район җәлеп итәрлек булсын өчен ниндидер мохит булдырырга кирәклеген аңларга тиеш”, - дип билгеләп үтте ул. Утырышта шулай ук район башлыгы да чыгыш ясады. Ул республиканың Ютазы районы социаль-икътисади үсеше күрсәткечләре белән таныштырды.
Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры, 6 чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Марат Бариев депутат булып сайланган очракта, Дәүләт Думасында Татарстан мәнфәгатьләрен яклаячакмын, шулай ук яшьләр сәясәте, яшьләр мәшгульлеге, физкультура һәм спортны үстерү өлкәсендә закон чыгару эшләре белән актив шөгыльләнергә вәгъдә итте.
Моннан тыш, очрашуда ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев та чыгыш ясады.