Рөстәм Миңнеханов: "Казанда урынлап-урынлап төзү артык булырга тиеш түгел"

2011 елның 30 октябре, якшәмбе

Казанда яңа йортларны борынгы биналар стилендә төзергә һәм яңа төзелгән биналар турында шәһәрлеләрнең фикерен сораштырырга кирәк, дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласының тарихи үзәге буенча җәяүле экскурсиядә. Экскурсияне ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова үткәрде.

Бүгенге экскурсия маршруты Гоголь, Мөштәри һәм Зур Кызыл урамнары буенча булды. Олеся Балтусова Рөстәм Миңнехановка Горький урамындагы 3 нче йорт турында сөйләде. Бу бинада 1906 елда беренче тапкыр татар телендә спектакль куелган, 1906 елның 22 декабре татар театры туган көне дип йөртелә.

Аннары экскурсиядә катнашучылар Кекин йорты яныннан узды, ул төзекләндерелгән тарихи бина буларак үрнәк булып тора. Шулай ук Горький музеенда булдылар. XIX гасыр ахырында төзелгән ике катлы бинада 4 ел дәвамында булачак бөек язучы эшләгән. Рөстәм Миңнеханов бинаның подвалына төште, анда Алексей Пешков эшләгән.

Музей хезмәткәрләре сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бина төзекләндерүгә мохтаҗ. ТР Президенты республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга музей бинасын төзекләндерү вариантларын карауны йөкләде.

Горький урамнда ТР Президенты игътибарын тагын берничә тарихи бина җәлеп итте. Алар күптән түгел ремонтлануга карамастан, яңадан җимерек хәлдә. Ул Ирек Фәйзуллинга биналарның милекчеләре белән проблеманы хәл итүне йөкләде.

Мөштәри урамында республика башлыгы яңа төзелә торган йортларга карата канәгатьсезлек белдерде. Мөштәри һәм Щапов урамнары тыкрыгында төзелеп бетмәгән 9 катлы йорт шәһәрнең тарихи төсен боза. Р.Миңнеханов Татарстан прокуроры Кафил Әмировка бу бинаны төзүгә рөхсәт бирелгән документларны җентекләр тикшерергә һәм проектны яңадан карау ысулларын табарга һәм шәһәр үзәгендә шундый йорт төзергә рөхсәт биргән вазифаи затларны җаваплылыкка тартуны йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласынның тарихи үзәген саклау уңаеннан казанлыларның фикерен белү өчен шәһәрнең тарихи үзәгендә урын алган мондый яңа корылмаларны телевидениедан күрсәтергә тәкъдим итте.

Олеся Балтусова үз чиратында Казан мэриясе эшли торган саклау зоналары проекты буенча җәмәгатьчелекнең канәгать булмавын белдерде. Рөстәм Миңнеханов О.Балтусовага ТР Президенты ярдәмчесе вәкаләтеннән файдаланып, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән бергә шәһәр башкарма комитетына үз тәкъдимнәрен белдерергә мөмкин диде.

Экскурсиядә Р.Миңнеханов ТР Язучылар берлеге бинасын һәм бина уратып алынган борынгы корылмаларны карды. ТР Фәннәр академиясенең Информатика институты бинасында булды. ТР Президенты тарихи бинада ремонт үткәрергә кирәклеге белән килеште.

Экскурсиядә катнашучылар Боратынский йортында булды. Музей хезмәткәрләре сүзләренә караганда, бинаны төзекләндерү өчен 58 мииллион сум акча кирәк. Биредә үк тагын бер тарихи бина булган, әмма ул янган. О.Балтусова сүзләренә караганда, биредә чираттагы яңа йорт калкып чыгарга мөмкин. “Тарихи үзәктә барлык сүтелгән, янган борынгы йортлар урынына шундый ук йорт кына торгызу зарур”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Олеся Балтусова Зур Кызыл урамда буш торучы борынгы биналарга игътибарны юнәлтте. Ташландык хәлдәге биналарның күбесе муниципаль милек.

Экскурсия Карл Фукс һәйкәле бакчасында тәмамланды. Олеся Балтусова ТР Президентына әлеге уникаль урынны саклауны сорап мөрәҗәгать итте. Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, Казансу яры тулысынча төзекләндереләчәк һәм Фукс бакчасын да тәртипкә китерү ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International