Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Runa Capital инвестицияләр фондының өлкән партнеры Сергей Белоусов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Очрашуда шулай ук ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов һәм башка затлар да катнашты.
Очрашуда сүз Татарстанда IT өлкәсенең алга таба үсеше турында барды. Татарстанның икътисад үсешенең төп нокталарының берсе итеп мәгълүмати технологияләр өлкәсен сайлавына басым ясалды. Республикага һәм IT өлкәсенә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен, уңайлы шартлар тудырырга кирәк.
Николай Никифоров кичә кунакларның 2013 ел Универсиадасына төзелгән спорт инфраструктурасы белән танышканын җиткерде. Аның фикеренчә, бүген мәгълүмати технологияләр өлкәсе - зур глобаль базар, һәм IT-бизнес масштаблары елдан-ел үсәчәк кенә.
Исегезгә төшерәбез: бүген Сергей Белоусов югары технологияләр өлкәсендә эшләүче парк - IT-парк нигезендә (Казан шәһ., Петербург ур.) венчур инвестицияләренә багышланган мастер-класс үткәрәчәк.