Марат Әхмәтов:Татарстанда авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме 260 млрд. сум тәшкил итте

2017 елның 30 декабре, шимбә

Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстанда барлык категориядәге тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 260 млрд сум тәшкил итте, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. Татарстан игенчеләре соңгы җиде ел эчендә иң югары уңыш – 5,2 млн. т. бөртекле ашлык алды (бер гектардан уңыш 34,2 ц.).

Республикада 60 елга беренче тапкыр 3 млн.нан артык т. чөгендер җыеп алынган.

Терлекчелек өчен яхшы терлек азыгы базасы булдырылган – 2,7 млн. т. әзерләнгән.

Гомумән, үсемлекчелек буенча барлык авыл хуҗалыгы культураларын кертеп тулай җыем 8,3 млн. т.  тәшкил иткән. Бу шулай ук соңгы 10 елда иң югары уңыш.

Киңәшмәдә шулай ук авыл хуңалыгының төрле төрләре буенча продукция җитештерү турында мәгълүматлар җиткерелде. 2017 елда сөт 1825 мең т. җитештерелгән.

Терлек һәм кош тере килеш 515 мең т. үстерелгән. Йомырка 1 млрд. 190 млн. данә җитештерелгән.

Бу нәтиҗәләргә ирешү өчен терлекчелек объектларын капиталь ремонтлау буенча 4 еллык республика программасы җитди ярдәм булды, диде министр. Бу чорда барлыгы 1193 сыер абзары ремонтланган, 540 силос-сенаж траншеяләре төзелгән.

Марат Әхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, 2018 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен февральдән дәвам итү планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International