ТРның Студентлар лигасы аша берничә вуз студентларына Универсиада авылындагы торакларга урнашу мөмкинлеге карала

2011 елның 1 ноябре, сишәмбе

Татарстанның Студентлар лигасы аша берничә вуз студентларына Универсиада авылындагы торакларга урнашу мөмкинлеге карала. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Универсиада дирекциясе генераль директоры киңәшчесе Лариса Сулима хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Универсиада авылындагы торакларда яшәү хокукы Казан федераль университеты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентларына гына бирелгән. Торакларның бер өлеше РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына караса, әле кулланышка тапшырылмаганы - РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы карамагында.
Лариса Сулима хәбәр иткәнчә, Универсиада авылында бер ай дәвамында яшәү 3750 сум тора, ә студентлар якынча алтмыш сум түли.
Бүгенге көндә бигрәк тә Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт энергия университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм дәүләти булмаган тагын берничә вуз студентларына торак урыннары җитешми. Казан дәүләт технология университеты хәтта ике торак йортка заявка биргән. Хәзерге вакытта студентларын Универсиада авылында яшәтергә теләгән вузларның үтенечләре карала.
Лариса Сулима билгеләп үткәнчә, Универсиада торакларында яшәү зур җаваплылык өсти, студентлар сайлап кына алына. Чөнки торакларны яхшы хәлдә Универсиада кунакларына сакларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International