Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәр программасында каралган беренче пункт Арчаның Комаров урамында урнашкан янгын сүндерү депосы булды. Депоның яңа бинасының ачылыш тантанасында Президенттан тыш, шулай ук РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе генерал-лейтенант Игорь Паншин, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе-ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Нәзиров катнашты.
Янгын сүндерү депосы бинасы төзелешенә 41,5 млн сум финанслар тотылган. Шуның 25 млн сумы республика казнасыннан, калганы башка чыганаклардан ( җирле бюджет, ТР Янгын куркынычсызлыгы фонды һ.б.) бүленгән. Төзелеш эшләренең генераль подрядчысы -“Стройжилсервис” җәмгыяте.
Яңа бинага Янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча 107 нче янгын сүндерү часте урнашкан. Аның шәхси составы 43 кешедән тора, 4 төп янгын сүндерү техникасы белән җиһазландырылган. Бүгенге көндә районда әлеге янгын сүндерү частеннан тыш, тагын“ТР Янгын хезмәте” дәүләт учреждениесенең 3 аерым посты да эшли. Аларда бүген 10 берәмлек техника исәпләнә, ә шәхси составы 76 хезмәткәрдән тора.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, гражданнарның. икътисадның реаль секторының, социаль-мәдәни объектларның иминлеген саклау барлык хакимият органнары алдындагы мөһим бурыч. Республика башлыгы соңгы елларда янгын сүндерү хезмәтен модернизацияләү буенча зур эш алып барылуына аерым игътибар юнәлтеп, моның иминлекне тәэмин итү өчен хезмәт итүенә басым ясады. Быел Татарстан Хөкүмәте республика бюджеты хисабыннан янгын сүндерү өчен җайлаштырып җиһазландырылган 50 берәмлек АРС-14 автомобилен сатып алган. Аларның барысы да “ТР Янгын сагы” дәүләт учреждениесе бүлекчәләренә биреләчәк. Шуларның өчесен бүген Президент Арчаның Үрнәк, Яңа Кенәр, Сеҗе постларына тапшырды.
Игорь Паньшин Татарстанда тагын бер янгын сүндерү частенең яңа биналы булуын республикада бу өлкәгә бирелә торган зур игътибар күрсәткече дип саный. “Ай саен диярлек яңа биналар ачыла, кирәкле заманча техника алына”, - дип ассызыклады ул. Биредә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәләре өчен бик уңайлы шартлар тудырылган, һөнәри осталыгыгызны чарлагыз дип кунак өй туе белән котлап спорт тренажеры бүләк итте. Соңыннан кунаклар яңа бина белән танышып чыкты.