Рөстәм Миңнеханов Нефть-газ геологиясе һәм геофизика институты җитәкчелеге белән очрашты

2011 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе академигы, РФА Себер бүлегенең А.А.Трофимук исемендәге нефть-газ геологиясе һәм геофизика институтының фәнни җитәкчесе Алексей Конторович белән очрашты. Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республиканың нефть химиясе предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Алексей Конторович – нефть һәм газ геологиясе, органик геохимия, математик геология өлкәсендә дөньякүләм танылу алган белгеч. Ул нефть барлыкка килү теориясен, эзләү һәм разведкалау эшләре теориясен һәм методикасын эшләүгә саллы өлеш керткән шәхес.

“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышыннан соң ук узган бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов Конторовичка утырышта ясаган доклады өчен рәхмәт белдереп, Татарстан өчен шушындый абруйлы галим бәясен алуның мөһимлеген искәртте. Аның сүзләренә караганда, галимнең фәнни тикшеренүләре Татарстанның нефть, газ, химия тармагы өчен файдалы булачак. Очрашуда шулай ук Россиядә, шул исәптән Татарстанда, нефть, газ, химия тармагының үсеш перспективалары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International