2012 ел азагына Татарстанда яшәүче һәр кеше табибка Интернет аша языла алачак

2011 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казан үзәгендәге IT-паркта ТР Сәламәтлек саклау һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыкларының муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында уртак утырышы булып, анда сәламәтлек саклау тармагын мәгълүматлаштыру бурычлары һәм аларны чишү юллары каралды.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашындагы республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашуда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, 2011-2013 елларга ТРда “Электрон Татарстан” мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрен файдалану һәм үстерү буенча максатчан программаны гамәлгә ашыруда сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылганнары буенча доклад белән чыкты. Аерым алганда, ул 2011-2012 елларда ТР сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы кысаларында сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенә заманча мәгълүмати технологияләрне кертүгә һәм нинди нәтиҗәләр көтелүгә игътибарны юнәлтте.

Министр сүзләренчә, республикада документлар әйләнешен электрон итү программасына быел федераль үзәктән 195,5 млн. һәм республика бюджетыннан 93,1 млн. сум бирелгән, киләсе елга федераль бюджеттан – 200,1 млн. һәм республиканыкыннан 64,9 млн. сум карала.

Документлар әйләнешен электронлаштыру һәм пациентларга югары технологияле медицина ярдәме өчен читтән торып табибка язылу һәм консультация алу мөмкинлеге бирү максатында, сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм мәгълүмати диспетчерлык үзәге аша координацияләнә. Медицина максатларында төшерелгән электрон сурәтләр - рентген, магнит-резонанс, компьютер томографияләре, ультратавыш тикшеренүләре язмалары һ.б. үзәк архивка кертелгән – алар барлыгы 100 меңнән артык исәпләнә, подсистемага бүген 12 учреждениенең 85 аппараты тоташтаралган. Шушы ел ахырына кадәр республиканың ашыгыч медицина ярдәме станцияләре һәм бүлекләренең барысы да “ГЛОНАСС+112” системасына тоташтырылачак, медицина учреждениеләренең паспортлары әзер булачак һ.б. Шуларга өстәп, статистик исәп-хисаплар “Сәламәтлек саклауның Web-мониторингы” системасы аша ясала. Ләкин, Н.Никифоров билгеләп үткәнчә, Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүче 80 меңнән артык хезмәткәрдән (10,6 меңе – табиб, 31,3 меңгә якыны – урта медперсонал) табиблар кулында нибары 1791 персональ компьютер, димәк, андый төр техника белән тәэмин ителеш – 15 кенә процент. Быел исә 16-19 меңәр сум торган 10 мең комплект компьютер техникасы алыначак.

ТР сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов үзенең чыгышында бу мәсьәләгә игътибарны юнәлтеп, тармакны электронлаштыруда тоткарлаучы фактор дип компьютер техникасы җитмәүне атады. Мәсәлән, бүген 1 шундый техникага 7 табиб туры килә, ә Европа илләрендә - уртача 1,5 белгеч.

Ләкин компьютер технологияләрен кертү – бер, аны куллану һәм саклау зарурлыгы да бар. Н.Никифоров китергән мәгълүматлар буенча, IT-технологияләрне файдаланып 1 медицина хезмәте күрсәтүгә өстәмә рәвештә 9 сум чамасы акча китә: техникага хезмәт күрсәтү 3 сум тора, кәгазьгә бастыруга чыгымнар – 2 сум, элемтә үзәге тарафыннан шалтырату кабул итеп алу – 2 сум, җиһазларны амортизацияләү – 1,5 сум, элемтә каналлары өчен түләү – 0,5 сум. Министр исә шушы чыгымнарны мәҗбүри медицина иминиятләштерү кысаларындагы медицина хезмәтләре күрсәтү тарифына кертүне сорый.

А.Фәррахов ТР Премьер-министрының игътибарын юнәлтеп, халыктан шалтыратулар кабул итеп алучы операторлар штаты мәсьәләсен кузгатты: медицина учреждениесенә телефоннан шалтыратуларның 30 проценты кабул ителми кала, нәтиҗәдә, табибка килеп, “тере” чиратта утырырга мәҗбүр була, ә табиб күпчелек очракта буш булмый һәм, аңлашыла ки, халык арасында бу хәл канәгатьсезлек тудыра. Сәламәтлек саклау министры чыгышында республика районнары хастаханәләрендә электрон рәвештәге документларны дөрес тутырмауларын белдереп, аеруча Арча, Яңа Чишмә, Аксубай районнарына бу мәсьәләдә “итәкләрне җыярга” кушты, алга таба поликлиникалар һәм хастаханәләр кәгазьсез эшкә тулысынча күчәчәк, дип кисәтте. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрына мөрәҗәгать итеп, медперсоналны заманча мәгълүмати технологияләрне куллануга өйрәтүдә белгечләре ярдәм итүен үтенде.

“Электрон Татарстан” системасын эшләтеп җибәргәнче үк сораштырулар үткәреп, арада иң ихтыяҗлысы медицина хезмәтләре булуын ачыклаган идек, диде чыгышларны дикъкать белән тыңлаган ТР Хөкүмәте рәисе И.Халиков. Табиблар өчен махсус булдырылган it.zdrav@tatar.ru электрон адресыннан киңрәк файдаланырга өндәп, бу үзара элемтә өчен мөһим, диде. Быел, соңгы елларда беренче тапкыр буларак, туучылар үлүчеләр санын узып китте һәм моңа табибларның да олы хезмәте керде. Гомумән, халкыбызга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәткән һәм сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүдә катнашкан өчен рәхмәт белдереп, тармакның бер төркем хезмәткәренә РФ һәм ТР Президентлары, ТР Хөкүмәте Рәхмәт хатлары, атказанган табиб исеме бирелү турындагы таныклык тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International