Татарстан Президенты Яңа Арыш авылында Мәдәният йортын ачты

2011 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында булды. Биредә республика башлыгы яңа сафка баскан авыл Мәдәният йортын ачты. Мәдәният йорты ачылышында шулай ук Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев катнашты.
Авыл Мәдәният йортының мәйданы, 100 урынга исәпләнгән залы белән бергә, 264 квадрат метр тәшкил итә. Төзелешнең заказчысы – Татарстанның Балык Бистәсе районы башкарма комитеты.
Бүген яңа Мәдәният йорты кунаклары алдында авылның балалар иҗат коллективларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Арыш авылы халкына сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Республика башлыгы үзенең дә әлеге авылда дөньяга килүен, биредә бабасы күмелүен, Яңа Арыш әле һаман да аның күңеленә якын булуын искәртеп узды. “Бүген мин сезнең белән уңышларыгызны һәм биредә яңа Мәдәният йорты ачылуга бәйле куанычыгызны уртаклашам”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов авыл халкына.
ТР Президенты фикеренчә, бүгенге көндә Яңа Арышның киләчәге бар, авылның хезмәт сөючән халкы моның нигезе булып тора. Рөстәм Миңнеханов авыл халкына уңышлар, сәламәтлек теләде һәм Мәдәният йорты директорына яңа бинага җиһаз сатып алу өчен сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International