Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәре барышында “Балык Бистәсе” авыл хуҗалыгы кооперативы базасы эшчәнлеге белән танышты. Республика башлыгы иң элек биредәге казылык җитештерү цехында булды, ул әлегә ат итеннән казылык җитештерүче райондагы бердәнбер цех. Бу эшкә алынганчы казылык ясау технологияләре серләрен Түбән Новгород өлкәсеннән, Чуашстан Республикасыннан, шулай ук республиканың казылык җитештерүче хуҗалыкларыннан өйрәнгәннәр. Цехны чимал белән, нигездә, районның фермер хуҗалыклары тәэмин итә. Бүгенге көндә биредә Мәскәүгә җибәрү өчен заказ эшлиләр.
ТР Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар хәзерләү конторасының йон эшкәртү цехын, ат үрчетү фермасын да карады. Контора территориясендә Президентның районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм гаилә фермалары җитәкчеләре белән очрашуы узды. Районда гаилә фермалары үсеше 2010 елдан башлана. Бүген биредә 13 гаилә фермасы исәпләнә, ел ахырына аларның саны тагын 4 кә артачак. Алар арасында, мәсәлән, Илнур Галимовның гаилә фермасы ат үрчетү белән шөгыльләнә, ә Александр Талаковның гаилә фермасы каз үрчетү буенча махсуслашкан. Шулай ук сөт терлекчелеге буенча махсуслашкан гаилә фермалары да бар.
Гаилә фермалары җитәкчеләре бүгенге очрашуда Президентка кайбер проблемалары хакында җиткереп, аларны хәл итүгә уңай җавап алды.
Очрашуга кадәр Рөстәм Миңнеханов районның Яңа Арыш авылы Мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты, район үзәгендәге “Дельфин” спорт комплексында узучы ярышларны күзәтте. Соңыннан республика башлыгы Мәдәният йортында район активы белән очрашты.