Татарстан Хөкүмәт Йортында РФ Дәүләт наркотикларга каршы сәясәте турында фикер алыштылар

2011 елның 8 ноябре, сишәмбе

Россия наркотикларны контрольда тоту буенча федераль хезмәте директоры Виктор Ивановның бүген Татарстан башкаласына эш сәфәре барышында ТР Хөкүмәте йортында 2020 елга кадәр Россиядә дәүләт антинаркотик сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләдә дәүләт антинаркотик комиссиясе утырышы үткәрелә. В.Иванов рәислегендәге “Дезоморфиннан азат алдынгы төбәкләр. Россия Федерациясендәге 4 субъектның уникаль тәҗрибәсе” темасына интерактив видеоконференциядә үзенең составында кодеин булган даруларны рецептлар белән генә сатуны гамәлгә керткән РФ субъектлары башлыклары катнаша.

Аерым алганда, Казан-Мәскәү-Белгород-Калуга-Липецк калалары арасындагы видеокүпердә Татарстан ягыннан Президент Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко, Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов, Липецк өлкәсе башлыгы Олег Королев та фикер уртаклаша. Нәкъ шушы төбәкләрдә закон чыгару органнары аша кодеинлы препаратларны сату кагыйдәләренә катгыйлык кертелүе, мәсәлән, Татарстанда җәмәгать оешмалары, яшьләр һәм, гомумән, халык Президентка, Хөкүмәткә һәм Дәүләт Советына мөрәҗәгать итеп, быел октябрьда республика Парламенты тарафыннан кабул ителеп, Президент Р.Миңнеханов махсус документны 3 ноябрьда имзалавы мәгълүм. “ТРда халык сәламәтлеген саклау буенча өстәмә чаралар турында”гы әлеге документтан тыш, ТРның Административ хокук бозулар турындагы кодексына да өстәмәләр кертелгән: югарыда әйтелгән таләпләрне бозган өчен вазифаи затларга 50 мең сум, юридик затларга 1 млн. сум штраф каралган. Калуга өлкәсендә кодеинлы препаратларны рецептлар белән сатуны керткәч, аларны сату 7 тапкырга, ә “Терпинкод” дигән даруны сату 36 тапкырга кимегән. Липецкида андый препаратлар сату 4 тапкырга кимегән, аерым даруханәләрдә хәтта 28 мәртәбәгә, кайбер хосусый даруханәләр шундый препаратларны кире кайтарырга мәҗбүр булган һ.б.

Боларның нәтиҗәсе буларак, наркопритоннар кими, дезоморфин кулланучылар проблемалары кискенлеге йомшара төшкән, диелде утырышта. Дезоморфинның әйләнешенә РФдә тыелу керетелгән. Чөнки ул аны кулланган организмны агулау сыйфаты бик югары, артык доза куллану ихтималы зур санала, хәзерге вакытта “крокодил” дип телгә кергән әлеге синтетик наркотик үзенең составында кодеин булган дарулардан өй шартларында ясала, озак саклаганда үзлеген югалтканга күрә, шунда ук кулланыла.

Россия наркотикларны контрольда тоту буенча федераль хезмәте директоры Виктор Иванов сүзләренчә, быел 9 айда гына да 74 кг дезоморфин кулланылыштан тартып алынган, бу исә былтыргы гыйнвар-сентябрьдагыдан 2,5 тапкырдан да артык дигән сүз. Иң куркынычы шул: илебездә дезоморфин кулланучылар саны соңгы 2 елда 25 тапкырга арткан һәм чирек млн.га җиткән, шуңа күрә, әлеге мәсьәлә зур борчу тудыра. Татарстан, Белгород, Калуга, Липецк төбәкләре үрнәгендә, РФнең тагын 23 субъектында норматив хокукый актлар әзерләнә яки килештерү дәрәҗәсенә җиткерелгән.

Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, РФнең наркотикларны контрольда тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы полиция генерал-майоры Фаяз Шабаев шушы мәсьәләдә республикадагы вазгыять турында ачыклык кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International