Илдар Халиков: “Бәләкәч” программасы – хыяллар тормышка ашуның ачык мисалы”

2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районында “Шатлык” дип аталган балалар бакчасы ачылды. Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 208 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы “Бәләкәч” республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән.
Йөз егерме урынга исәпләнгән өч катлы балалар бакчасында нәниләр интеллектуаль яктан үссен һәм шәхес булып тәрбияләнсен, сәламәт булсын өчен, барлык шартлар да тудырылган. Биредә йокы бүлмәләре дә, спорт һәм музыка заллары да, логопедия, татар теле кабинетлары да, медицина, ашарга әзерләү блоклары да, кер юу урыны да, хәтта яшелчә саклагычлар да бар.
Бүген бәләкәчләрне котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары башлыгы Тимур Алибаев килгән иде.
Илсур Метшин үз чыгышында: “Бүген башкалабыз, Казанның Яңа Савин районы тарихында, иң мөһиме – нәниләребез тормышында зур вакыйга – “Шатлык” балалар бакчасы ачылды. ТР Президентының “Бәләкәч” программасы буенча быел Казанда 23 балалар бакчасы үз ишекләрен ача: балаларыбыз өчен биш мең урын булдырыла. Бу - бик мөһим программа.
Ата-аналарга балалар бакчаларын ничек көткәнлекне аңлатып та торырга кирәк түгел. Бигрәк тә Яңа Савин районында. Анда Президентның тузган торакны бетерү программасы буенча бик күп йортлар сафка бастырылды, ә социаль инфраструктура артка калып килде. Бу балалар бакчасы бик тиз арада төзелде. Мин күңел җылысын салып эшләгән төзүчеләргә рәхмәт белдерәм. Балалар бәхетле булсын өчен, бу бинада барысы да бар”, - дип, мэр, ТР Президентына, ТР Хөкүмәтенә “Бәләкәч” программасы өчен рәхмәт белдерде. Казанда әлеге программаны тормышка ашыру өчен, барысы да эшләнүен хәбәр итте.
“Балалар бакчаларының күпчелеге бездә төзелде. Без программаны декабрь аенда тәмамлыйбыз. Яңа Савин районы Совет районы белән берлектә иң күп балалар бакчаларына ия булачак. Мин, мэр буларак та, дүрт бала атасы буларак та, шатлык хисләре генә кичерәм. Балаларыбызның сау-сәламәт һәм сәләтле булып үсүен телим. Барысы да әлеге балалар бакчасының педагоглар коллективыннан тора”, - дип, Илсур Метшин спорт инвентаре алу өчен сертификат, балаларга уенчыклар, торт бүләк итте.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков: “Балалар бакчасы ачылу – ата-аналар өчен күптән көтелгән вакыйга, - дип белдерде. - “Бәләкәч” программасы – хыялларның тормышка ашуның ачык мисалы”. Ул шулай ук Президентка, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. “Шатлык” балалар бакчасы коллективына интерактив комплекс һәм компьютер алу өчен, сертификат тапшырды.
Әлеге балалар бакчасында М.А.Васильеваның төп программасы белән берлектә, М.Л.Лазаревның “Исәнме” дигән альтернатив программасын тормышка ашыру планлаштырыла. Моннан тыш, инглиз теле өйрәтү, мәктәпкә әзерләү, спорт һәм сәламәтләндерү гимнастикасы, балалар аэробикасы, логопед белән шөгыльләнү кебек өстәмә дәресләр каралган. Шулай ук балалар бакчасында җайлашу, шимбә көн төркемнәре, иртә үсеш мәктәбе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International