Рөстәм Миңнеханов ТР буенча эчкә эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды

2011 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе плацында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында полиция хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшыру тантанасы булды.
Машина ачкычларын тапшыру тантанасы Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган иде. Анда шулай ук Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы аппаратының шәхси составы катнашты.
Татарстан Президенты барысын да Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. “Бүген министрлыкның иң җаваплы хезмәтләренә автомобильләр тапшырылачак. Әлеге хезмәтләрнең әһәмияте һәм роле гаять зур”, - дигән сүзләр белән башлады үзенең чыгышын Р.Миңнеханов. Ул бу елның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен җиңелләрдән булмавын, җитди үзгәрешләр баруын билгеләп үтте.
“Мин безнең министрлыкның үз позицияләрен саклап кала алуына бик тә шатмын. Татарстан Республикасы сезгә һәрвакытта һәм һәр нәрсәдә ярдәм кулы сузачак. Бәйрәм белән!” – дип сүзен йомгаклады республика башлыгы.
Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та коллегаларын бәйрәм белән котлады. “Без әлеге бәйрәмне беренче тапкыр яңа сыйфатта билгеләп үтәбез. Әмма ул безнең өчен иң әһәмиятле бәйрәм булып кала, чөнки безне бу көн белән күп нәрсә бәйли. Бу көнне иң алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтлибез, ветераннарга рәхмәт белдерәбез, дусларыбыз һәм коллегаларыбыздан котлаулар кабул итәбез”, - диде ул.
Әсгать Сәфәров ассызыклавынча, “эчке эшләр органнарындагы проблемаларга һәрвакытта да зур игътибар бирүче, аларны хәл итүдә булышлык күрсәтүче Татарстан Президенты тарафыннан гаять зур ярдәм булмаса”, әлеге бәйрәм билгеләп үтелмәс иде. “Полиция хезмәткәрләрен матди-техник яктан тәэмин итү өчен ел саен сизелерлек финанс ресурслары тотыла, социаль мәсьәләләр хәл ителә”, - диде Татарстан эчке эшләр министры.
Аның сүзләренә караганда, быел хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру кысаларында гына да 100 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, моннан тыш, яңа объектлар, йортлар төзелә, биналарга реконструкция ясала.
“Яңа елга кадәр үзәк аппарат һәм Казан гарнизонының 62 хезмәткәре “Кояшлы шәһәр” микрорайонында өй туйлары үткәрәчәк. Шушы көннәрдә Буа эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы сафка басачак. Шундый ярдәмне тойган хәлдә, безнең начар эшләргә хакыбыз юк, Татарстанда хокук тәртибен тәэмин итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз”, - дип ышандырды Ә.Сәфәров.
Сәламләү сүзләреннән соң Рөстәм Миңнеханов һәм Әсгать Сәфәров Россия Эчке эшләр министрлыгының республика шәһәр округлары һәм муниципаль районнары буенча полиция идарәләре һәм бүлекләре полиция хезмәткәрләренә 81 автомобиль ачкычы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International