Бүген Татарастан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Агросәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле илкүләм проектының ведомствоара эшче төркем утырышында катнашты. Утырыш Мәскәүдә узды, аны Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков үткәрде.
Искәртеп үтәбез, ведомствоара эшче төркем РФ Президентының өстенле проектларын һәм демографик сәясәтне гамәлгә ашыру буенча комисссе каршында формалаштырылган.
Көн үзәгенә 2011 елның гыйнвар-сентябрь айларында агросәнәгать комплексы үсеше нәтиҗәләре мәсьәләсе куелган.
Виктор Зубков утырышта, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен бюджет акчаларын кирәкле дәрәҗәдә файдаланмый дип билгеләп үтте. Аерым алганда, аның сүзләренә караганда, Россиядә ветеринария куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча катлаулы вәзгыять саклана. Шулай ук сөтчелек терлекчелеген үстерү буенча төбәк программасына бүлеп бирелгән федераль акча да тулы күләмдә файдаланылмый. “2011 елның 1 октябренә булган мәгълүматлар буенча төбәкләргә 7 процент акча гына барып җиткән”, - диде Виктор Зубков һәм министрлык вәкилләреннән бу вәзгыятьнең туу сәбәпләрен аңлатуны таләп итте.
Виктор Зубков сүзләренә караганда, 2011 елда авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме ашлыкны тулаем җыеп алырга, ит җитештерүне арттыру темпларын сакларга, шулай ук шикәр чөгендере, кукуруз һәм башка культуралардан мул уңыш җыеп алырга мөмкинлек биргән. 2011 елның 9 аенда азык-төлек базарларында бәя тотрыклы булып калды, дип билгеләп үтте РФ беренче вице-премьеры.