Казанга Анатолий Чубайс килде

2011 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан башкаласына “Роснано” ААҖ Идарәсе Рәисе Анатолий Чубайс килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов каршы алды.
Иртәгә Анатолий Чубайсның эш сәфәре программасында “Идея” нанотехнология үзәгендә, “Химград” технополисында булу, “Данафлекс-Нано” заводын ачу тантанасында катнашу каралган. “Роснано” ААҖ Идарәсе Рәисе Казан федераль университетында булачак, анда “Смотрите – это НАНО” күргәзмәсе ачыла. Дәрәҗәле кунак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашачак.
ТР Хөкүмәте йортында Анатолий Чубайс катнашында Татарстан Республикасында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияләр үсеше перспективалары буенча киңәшмә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International