Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә “Роснано” ААҖнең идарә рәисе Анатолий Чубайс белән очрашты. Ул Анатолий Чубайсны федераль әһәмияткә ия “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге” мәдәни-тарихи проекты белән таныштырды. Анатолий Чубайс ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды тарафыннан торгызылучы төп объектлар экспозициясе, тарихи һәйкәлләр, Зөя һәм Болгардагы яңа корылмаларның макетлары белән җентекләп танышты.
Минтимер Шәймиев “Роснано” башлыгына Болгар һәм Зөянең катлаулы тарихы, әлеге борынгы калаларда алып барылучы яңадан торгызу, төзелеш һәм реставрация эшләре хакында сөйләде. Анатолий Чубайска әлеге киң колачлы проектның концепциясен аңлатып, Минтимер Шәймиев ислам һәм православие диннәренең иң кадерле урыннарын яңадан торгызу – толерантлык, тынычлык һәм татулыкның гүзәл үрнәге булып тора, дип ассызыклады.
Анатолий Чубайс проект турында хәбәрдар булуын, аерым алганда, аңа Башкортстанда 922 елда ирекле рәвештә ислам динен кабул иткән Болгарның яңарышы хакында сөйләүләрен әйтте. “Ислам – бөтен Россия цивилизациясенең икенче таяну ноктасы ул. Россия территориясендә аны кабул итү тарихы матди рәвештә чагылыш тапмаган иде. Татарстанда шундый тарихи урынның булуы һәм сезнең аны яңадан торгызуыгыз бик кирәкле гамәл”, - диде ул Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп. Анатолий Чубайс проектның әһәмиятен югары бәяләде.
Минтимер Шәймиев киләсе елның җәендә Анатолий Чубайсны гаиләсе белән Зөя һәм Болгарга кунакка чакырды. “Роснано” башлыгы әлеге тәкъдимне кабул итте һәм яңадан торгызылучы әлеге борынгы шәһәрләрне үз күзләре белән күрә алачагына ышаныч белдерде