Илдар Халиков Татарстанның Кама Тамагы районына эшлекле сәфәр кылды

2011 елның 12 ноябре, шимбә

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Кама Тамагы районына сәфәр кылды. Эш сәфәре барышында ул гаилә балык үрчетү фермасында, гипс руднигында, үзәк район хастаханәсендә булды һәм район активы белән очрашты.
Сергей Фәйзуллин Кама Тамагы районының Красновидово авылында мәрсиннәр төренә керүче балык үрчетү буенча гаилә фермасы ачкан. Ферманы төзү эшләре 2010 елның июлендә башлана. 2011 елның апрелендә тәүге цех файдалануга тапшырыла, анда 800 маймыч үстерелә. Балык үрчетү өчен җиһаз “Лизинг-грант” программасы буенча сатып алынган. Хәзерге вакытта икенче цех төзелә - аны сафка бастыру өчен акча гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү программасы буенча бүленгән.
Фермерның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ферманың җитештерүчәнлеге елына 2 тонна мәрсин балыгы ите тәшкил итә, икенче цехны төзү эшләре төгәлләнгәннән соң ул елына 5 тоннага җитәчәк. Сергей Фәйзуллин киләчәктә уылдык җитештерү һәм маймычлар үстерү өчен бассейн җиһазландырырга ниятли. Хәзерге вакытта ул маймычларны сатып ала.
Цехны караганнан соң Илдар Халиков Сергей Фәйзуллинның хуҗалыгы балык үрчетү буенча республикада тәүге гаилә фермасы икәнлеген билгеләп үтте. “С.Фәйзуллин хуҗалыгына республиканың берьюлы берничә программасы буенча ярдәм күрсәтелде”, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Илдар Халиков Тенишево авылында гипс руднигында, аннары Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә булды. Хастаханәнең баш табибы Ильяс Минвәлиевнең сүзләренә караганда, хастаханә бинасы 1988 елда төзелә. 2007 елда башланган реконструкция эшләре 2010 елда төгәлләнә. Хастаханәдә терапевтика, хирургия, балалар һәм акушер-гинекология бүлекләре бар.
ТР Премьер-министры терапевтика һәм хирургия бүлекләрендә булды, заманча медицина җиһазларын карады. Илдар Халиков шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары палатасында пациентлар белән аралашты.
Шуннан соң Премьер-министр район активы белән очрашты. Үз чыгышында Илдар Халиков Татарстанның социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде. “Татарстан Россиянең теләсә кайсы башка төбәгеннән сизелерлек аерылып тора”, - дип ассызыклады И.Халиков. Ул шулай ук бүгенге көндә безнең төбәктә башкарыла торган эшләрнең күбесе эре җитештерүчеләр ярдәмендә гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. ТР Премьер-министры хәзерге вакытта “ТАНЕКО” заводы сафка бастырылуын, “Аммоний” минераль ашламалар заводын төзү эшләре башлануын, шулай ук “Форд” компаниясенең яңа заводларын төзи башлау күздә тотылуын искәртте.
Моннан тыш, ТР Премьер-министры үз чыгышында Татарстанда гамәлгә ашырылучы социаль программаларга тукталды, сәламәтлек саклау, мәгариф тармакларын үстерү хакында сөйләде. Хөкүмәт башлыгы хәбәр иткәнчә, 2012 елда республикада мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы башланып китәчәк.
Үз чыгышының ахырында Илдар Халиков “Булгария” теплоходы һәлакәтенең ахыргы нәтиҗәләрен бетерү чараларында катнашкан өчен район халкына рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International