Казан тимер юл вокзалыннан “Казан” халыкара аэропортына кадәрге арада тимер юл тармагын модернизацияләү агымдагы елның май аенда башланган иде. Ул бу аралыкта интермодаль пассажирлар һәм йөк ташуны оештыру проекты кысаларында тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә биредә 13 км озынлыкта яңа рельслар салынган, составны бер юлдан икенче юлга күчелү буенча 16 җайланма урнаштырылган. Моннан тыш, “Казан” тимер юл станциясендә платформаларны төзекләндерү эшләре, аэропортка поездлар килүен тәэмин итүче эстакада төзелеше бара. Интермодаль пассажирлар һәм йөк ташуны оештыру проектын гамәлгә ашыру барлыгы 7 этаптан торачак.
Бүген аның кысаларында эшләрнең барышы белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун танышты. Аларны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. затлар озатып йөрде.
Президент һәм Горький магистрале җитәкчесе сәфәрне реконструкция эшләре барган тимер юл станциясеннән башлады, аннары поездга утырып магистраль буенча аэропортка юл алды.
“Казан” халыкара аэропортында алар эстакада төзелеше белән танышты. Интермодаль пассажирлар һәм йөк ташуны оештыру проекты буенча, тимер юл вокзалы белән аэрпопорт арасында йөриячәк тизьйөрешле состав - аэроэкспресслар нәкъ менә шушында тукталыш ясаячак. Әлеге эстакада төзелешен 2012 елның декабрендә тәмамлау планлаштырыла. Төзелеш эшләренең баш подрядчысы – “Трансюжстрой” җәмгыяте, субподрядчысы - “Волгамост” ААҖ.
Проект буенча, 2013 елга пассажирлар Казан станциясе - аэропорт арасын аэроэкспрессларда 20-25 минутта уза алачак. Ә шәһәр яны электр поездлары бу маршрутны 10 минутка озаграк үтәчәк. Бу аралыкта 12-16 тизьйөрешле состав хезмәт күрсәтер дип планлаштырыла.
Эстакада төзелеше белән танышканнан соң, дәрәҗәле кунаклар “Казан” халыкара аэропортында барган масштаблы модернизация эшләренең бер өлеше булган яңа төзелүче 1А терминалын карады. Яңа төзелеш объекты гамәлдәге 1 нче терминалдан көньяктарак урнашкан. Биредә эшләр моннан 2 ел элек башланып, баштагы план буенча быел октябрь аенда тәмамланырга тиеш булган. Тик әлегә ул кичектерелә. Бу – телетраплар (очкычтан турыдан-туры аэровокзалга керү урыннары) төзү зарурлыгы белән бәйле. Баштагы проектка ул кертелмәгән булган.