Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан профсоюзлары активы белән очрашып, агросәнәгать комплексы, оборона сәнәгате, транспорт, медицина һ.б. тармак вәкилләре проблемаларын һәм үтенеч-тәкъдимнәрен барлады.
Хезмәт сараенда ТР вице-премьерлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР профсоюзлары федерациясе, предприятиеләр вәкилләре катнашында барган сөйләшүдә республикада төрле тармакта, бигрәк тә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту кирәк, моның өчен төбәкнең икътисади һәм сәяси нигезе җитәрлек, диелде. ТР профсоюзлары федерациясе ягыннан башлап мөнбәр тотканнардан, мәсәлән, мәдәният, оборона сәнәгате, автотранспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз комитетлары рәисләре һ.б. һәркайсы үзләре эшләгән тармак проблемаларын күтәрде, конкрет тәкъдимнәр кертте. ТР Хөкүмәте һәм профсоюз лидерлары алдында сүз алучылар арасында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов булып, чыгышларда ирешелгәннәр һәм перспективалар турында шәрехләнде.
Аерым алганда, профсоюз лидерлары чыгышларында, бюджет өлкәсендәгеләрнең хезмәт хакы түбән, оборона предприятиеләренә махсус заказлар аз, агросәнәгать комплексында эшләүчеләргә, беренче чиратта, сыер савучыларга санатор-курорт юлламаларына ихтыяҗ бар, транспортта рәсми булмаган юл белән пассажир ташу транспорт предприятиеләренең финанс ягына суга, диелде, югары белем алып чыккан яшь белгечләрне дәүләт юлламасы белән эшкә урнаштыру, тарифлар үсешен йөгәнләү зарурлыгы һ.б. проблемалар хакында әйтелде. Соңгысы буенча министр Мидхәт Шаһиәхмәтов, киләсе елның II яртысыннан тарифлар артачак, дип белдерде. Ләкин алар гадел, “үтә күренмәле” булырга һәм инфляцияне узмаска тиеш, дип билгеләп үтте Премьер-министр И.Халиков. Очрашу барышында, шулай ук, дәүләт учреждениеләрен автоном итеп үзгәртү мәсьәләсендә борчу белдергән профсоюзларга, ТР Хөкүмәте башлыгы, аларның хәле мөшкелләнмәс өчен, тәэмин ителеш ягыннан законда шактый гарантияләр каралган, дип тынычландырды.