Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә 2017 елдагы хәрби эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә 2017 елдагы хәрби эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән киңәшмә узды. Коллегия утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты.

Төп докладны Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы полиция полковнигы Рөстәм Гомәров ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, Татарстан иң көчле үсеш алган РФ төбәкләренең берсе булып тора. Узган елда төп вакыйга Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы булды.

Узган елда барлыгы республика территориясендә 800 дән артык спорт чарасы уздырылган, шул исәптән 40 халыкара һәм федераль дәрәҗәдә, 200 дән артык массакүләм чара уздырылган, шуларның 35е халыкара, 100 дән артыгы балалар һәм яшүсмерләр катнашында.

Куелган бурычларны Росгвардия бүлекчәсе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән бергә уңышлы башкардылар.

Хәрби-хезмәт бурычларын үтәгәндә ведомство бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 2017 елда җинаять эшләүдә шикләнелгән 1640 граждан тоткарланган.

Махсус операцияләр уздырып, 37 кг наркотик матдәләр, 6 берәмлек корал, 300 данә сугыш кирәк-яраклары, 400 грамм шартлаткыч матдәләр йолып алынган. 3 кг нан артык шартлаткыч матдәләр зарарсызландырылган.

Авиаотряд белән махсус операция уздырып, 15 браконьерлык, 13 биоресурсларны урлау фактлары ачыкланган, 4 берәмлек корал табылган. Дәүләт автоинспекциясе белән бергә уздырылган рейдларда 20 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.

Төп бурычларның берсе булган - объектларны ышанычлы саклау тәэмин ителгән - саклана торган объектларда урлашу очраклары булмаган.

Федераль бюджетка 800 млн.нан артык акча күчерелгән, планның үтәлеше 106% тәшкил иткән.

2018 ел алдыннан Иовлева урамында күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган, бу 29 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.

Рөстәм Гомәров шәхсән үз исеменнән һәм Росгвардиянең ТР буенча идарәсе коллективы исеменнән үзара хезмәттәшлек иткән ведомство вәкилләренә рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

Утырыш тәмамланганда идарә хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International