Татарстан Президенты ТР муниципаль берәмлекләр Советы съездында катнашты

2011 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Республикада муниципаль берәмлекләр белән контроль органнары мөнәсәбәтләрен җайга салучы орган – Координация советы төзелергә мөмкин. Бүген ТР Муниципаль берәмлекләр советының VΙ съездында совет рәисе Минсәгыйть Шакиров шундый орган булдыру тәкъдиме белән чыкты. Аны съезд эшендә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. “Корстон”да узган VΙ корылтайда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты Степан Киричук, министрлыклар-ведомстволар җитәкчеләре, республикадагы 989 муниципаль берәмлек вәкилләре һ.б. катнашты.
Ике съезд арасында башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар хакында хисап тоткан ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров төзелгәннән алып үткән 5 ел эчендә совет үзенең кирәклеген раслый алды дип белдерде. Аның ассызыклап китүенчә, мунпиципалитетларның финанс яктан тәэмин ителешен арттыру шушы елларда төп мәсьәлә булып торган. Ул республика җитәкчелегенең аларны өстәмә финанслау мөмкинлекләре табуына аерым игътибар юнәлтеп, соңгы 5-6 ел эчендә муниципалитетларның үз керемнәренең якынча 2 тапкырга артуын хәбәр итте. Шулай ук төрки дөнья илләре муниципалитетлары белән ике арада бәйләнешләр ныгуга игътибар юнәлтте.
Ике корылтай арасында башкарылган эшләр хакындагы хисапка килгәндә, үткән елның декабрендә узган V съездның 62 пункттан торган резолюциясенең 42 пункты бүгенгә тулысынча, 14 е -өлешчә үтәлгән, 6 сы үтәлмәгән.
Үткән съезддан соң, аерым алганда, үлгән хайваннарны күмү урыннарының бүгенге торышы һәм аларның хокукый статусы белән бәйле мәсьәләгә чишелеш табылган. ТР Муниципаль берәмлекләр советының ТР Хөкүмәте белән берлектә алып барган эшчәнлеге нәтиҗәсендә, бу хакта канун проекты әзерләнгән һәм якын араларда ул кабул ителергә тиеш. Шулай ук муниципалитетларга территорияләрендәге файдалы казылмаларны (ком, вак таш) үз ихтыяҗлары өчен чыгару һәм эшкәртү тәртибен билгеләүче Хөкүмәт карары проекты да әзерләнгән. V съездда күтәрелгән проблемаларның берсе халыкны чиста су белән тәэмин итүгә бәйле иде. Минсәгыйть Шакиров әлеге проблеманы чишү өчен быел, узган елга караганда, финансларның шактый артыграк бүленүен дә искәртте.
Совет рәисенең тулы мәгълүмат һәм анализга корылган чыгышында шулай да муниципалитетларны борчыган проблемаларга зуррак урын бирелгән иде. Аларның берсе муниципалитетлар белән контроль, тикшерү органнары арасындагы мөнәсәбәтләргә кагыла. “Контроль органнарының муниципалитетларны тикшерүгә хәвәслеге артты гына. Узган ел тикшерү органнары тарафыннан муниципаль берәмлекләргә теге яки бу закон бозу очрагы буенча 2050 штраф салынса, быелның 10 ае йомгаклары буенча гына да штрафлар саны 2359 га җитә. Кайбер районнарда хәтта җәзага тартылмаган бер генә авыл җирлеге башлыгы да калмаган”, -ди Минсәгыйть Шакиров. Аның сүзләренчә, тикшерү органнары, иң әүвәл, җирле хакимият органнарының нәрсә өчен җавап тотканын ачык белергә тиеш. “Бүген аларга хайваннарны күмү урыннарын, гидротехник корылмаларны тиешле хәлдә тотмаган өчен, гомумән, нәрсә өчен генә бәйләнмиләр. Мәсәлән, менә кулымда Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтенең беркетмә күчермәсе. Аннан күренгәнчә, бер авыл җирлегенең башкарма комитеты янгын хезмәте депосы булдырмаганга, янгын сүндерү машинасы, тәүлек дәвамындагы кизү оештырылмаганга җәзага тартыла. Бу аның вәкаләтләренә керәме соң?”-дип гаҗәпләнә совет рәисе. Ул шулай ук Арча районындагы 3 авыл җирлегенең тикшерү органнары тарафыннан ярты ел эчендә гидротехник корылманы тиешле хәлгә китерергә мәҗбүр ителгәнен җиткерде. “Авыл җирлекләренең бюджеты 3 млн сумнан артмый. Гидротехник корылманы тиешле хәлгә китерү өчен 3 млн. сумлап финанслар кирәк. Әгәр авыл җирлекләре бу акчаны шул максатларга тотып бетерсә, нәрсәгә яшәячәк? Икенчедән, акча тотылып беткәч, аларны максатчан кулланмауда гаепләячәкләр”, - ди Минсәгыйть Шакиров. ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе шушы актуаль мәсьәләне хәл итү өчен Координация советы төзергә кирәк дип саный.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аның бу тәкъдимен хуплады. “Бу мәсьәләне хәл итү өчен тиешле форманы табачакбыз. Әйдәгез, шундый орган төзик. Аның формаларын, составын карарга кирәк булыр. Аңа муниципаль органнар, суд, күзәтчелек-тикшерү хезмәтләре вәкилләре керергә тиеш”, - ди ул.
Бүген съездда яңгыраган проблемаларның кайберләре узган елгы съездда да күтәрелгән иде. Алар муниципалитетлар башлыкларының еш алмашынып торуы, аларның хезмәт хакларын, юридик белемен, квалификациясен күтәрү һ.б. белән бәйле.
Муниципаль берәмлекләрнең, аерым алганда, авыл җирлекләре башлыкларының еш алмашынып торуына совет рәисе Минсәгайть Шакиров узган елгы съездда ук тирән борчылу белдергән иде. Быел да ул бу процессның дәвам итүен җиткерде. 2010 елгы муниципаль сайлаулардан соңгы бер ел эчендә 68 авыл җирлеге башлыгы яңадан сайланган инде. Ә узган биш ел эчендә муниципалитетлар башлыкларының яртысыннан артыгы алмашынган. Мондый үзгәрешләргә, ди Шакиров, авыл җирлекләре башлыкларының хезмәт хакларының түбән булуы да этәрә. Шуны күздә тотып ул бу мәсьәләне хәл итү зарурлыгына, муниципаль хезмәткәрләргә тиешле еллар хезмәт иткән өчен өстәмә түләүләр булдыру кирәклеккә игътибар юнәлтте.
Съездда чыгыш ясаган аерым муниципалитетлар башлыклары үз тәкъдимнәрен өстәде. Муниципаль хезмәткәрләргә ярдәм буларак, ТР Муниципаль берәмлекләр советы каршында юридик хезмәт төзү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сөт сатып алу бәясен күтәрү –шуларның кайберләре.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар эшчәнлегенең нәтиҗәле системасы төзелүен, аларның хакимият органнары өчен терәк булуын ассызыклап, алга куелган мәсьәләләрне бергәләп хәл итү зарурлыгына игътибар юнәлтте. Авыл юлларын, күперләрне төзекләндерү, карап тоту белән бәйле мәсьәләгә килгәндә, Президент бүгенгә әле аның системалы түгел, ә локаль хәл ителүенә басым ясады. Бу теманы тулысынча ябу өчен әлегә кирәкле финансларның җитмәвен ассызыклап, шуңа карамастан, тиешле чишелеш табарга кирәклеген белдерде.
Банклар, почта, пенсия фонды бүлекләре һ.б. оптимальләштерелгәннән соң, күп кенә торак пунктларда бу учреждениеләрдән тиешле хезмәтләр алу кыенлашты. Президент белдергәнчә, бу мәсьәләне хәл итүдә урыннарга чыгып хезмәт күрсәтүче мобиль офислар ярдәмгә килә ала. Рөстәм Миңнеханов бу офисларның мөмкинлекләрен тулысынча кулланырга чакырды.
“Муниципаль җирлекләр башлыкларының еш алышынып торуы безне дә борчый. Аларның хезмәт хакларын арттыру формалары эзләнәчәк”, -ди Президент. Ул озак еллар хезмәт иткән муниципаль җирлекләр җитәкчеләре өчен өстәмә түләүләр булдыру фикерен дә хуплады. Шулай ук ярты ел эчендә авыл җирлекләре башлыкларының ноутбоклар белән тәэмин ителәчәген ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов, моннан тыш, муниципалитетлар өчен грантлар системасының дәвам итәчәген ышандырды. Президент шулай ук бүген муниципаль хезмәткәрләрне әзерләү, яңадан укыту өчен ныклы система булдыру, бу юнәлештә Казан федераль университетына зур өметләр баглануын белдерде.
Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең нәтиҗәле эшләве аларның мобильлегеннән дә тора. Шуны күздә тотып, бүген Президент муниципалитетларга 134 автомобиль тапшырды.
Муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты Степан Киричук исә үз чыгышында ТР Муниципаль берәмлекләр советының илдә лидерларның берсе булуын белдереп, республикада дәүләт һәм җирле хакимият органнары арасында тулы аңлашу булуга басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International