Хөрмәтле съезд делегатлары.
Шәһәр, район, авыл округлары башлыклары - әлеге кешеләр аша без һәрбер кешегә ирешергә, үзебезнең хәбәрләрне ирештерергә һәм кире элемтәне алырга тиеш. Бу безнең таянычыбыз, һәм мин барлык муниципалитет башлыкларына да республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтемне җиткерергә телим.
Һәрбер съездда без уңай хәбәрләр дә, проблемалар турында мәгълүматлар да алабыз. Һәм без аларны мөмкин кадәр хәл итәргә, чишәргә тырышабыз.
Безне борчыган мәсьәләләрнең берсе – контроль органнары белән килешенгән эш. Кайвакытта вазифаи затлар штрафларны шаблон рәвешендә сала. Моны булдырмас өчен, прокуратура, суд, янгын сүндерү, эпидемиология, ветеринария күзәтүе вәкилләре кергән орган булдырырга кирәк.
Муниципалитетларның проблемаларын хәл итер өчен, аларга бурычлар гына түгел, финанс мөмкинлекләрен дә тапшырырга кирәк. Россия Президенты ул хакта сөйләде инде – ул хакта Якутскида да әйтелде.
Бүген безне авылларга илтүче юлларның халәте, күперләр мәсьәләсе нык борчый.
Күп кенә торак пунктлары түләүләрне башкару белән проблемалар кичерә. Кешеләр банк хезмәтләреннән файдалынарга тиеш. Күп кенә мәсьәләләрне Интернет аша да хәл итәргә мөмкин. Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү авылдагы вәзгыятьне шактый гына җиңеләйтергә сәләтле.
Кадрларны әзерләү мәсьәләсе шулай ук мөһим. Кадрлар белән эш тиешле дәрәҗәгә куелсын өчен без бар көчебезне куячакбыз.
Съездда файдалы казылмалар мәсьәләсе дә күтәрелде. Аларны файдаланудан бернинди кыенлыклар булырга тиеш түгел. Үз территориясендә табылган казылмалар белән муниципалитет иркенләп файдалана алырга тиеш. Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ничек итеп ярдәм итү турында уйларга тиеш.
Торак пунктлары башлыкларының еш алмашынуы безне борчый, шуңа күрә аларга өстәмә түләүләр кертү карары кабул ителде. Торак пунктлары башлыкларының хезмәт хакы республикадагы уртача хезмәт хакыннан түбән булырга тиеш түгел дип уйлыйм.
Без “Электрон Татарстан” системасын булдырдык. Ярты елда барлык башлыкларны да ноутбуклар һәм программа продуктлары белән тәэмин итәчәкбез.
Грантлар системасы алга таба да эшләячәк. Без аны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне алга таба ишетергә әзер. Авылга белгечләрне җәлеп итү шактый авыр, шуңа күрә белгечләрне торак белән тәэмин итү максатчан программасы булырга тиеш.
Татарстанда тормышка ашырыла торган программаларны яңгыратырга телим. Мәгарифтә без укытучыларны компьютерлар белән тәэмин иттек, хезмәт хакын күтәрдек. Быел без балалар бакчалары белән мәсьәләне хәл итәбез, ә бу 11300 яңа урын дигән сүз.
Без “Чиста су” программасын да дәвам итәбез. Зиратларны тәртипкә китерү программасы дәвам итә. Киләсе елдан мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасын башлап җибәрәбез. “Авыл клубы” программасы буенча 3 ел дәвамында ел саен ким дигәндә 50шәр клуб төзиячәкбез.
Тагы да зуррак проектыбыз – торакка капиталь ремонт ясау проекты. Әлеге программа алга таба эшләячәк. Ә быел без “Һәркем йөри алырлык мохит” программасына федераль бюджеттан акча алдык.
Сәламәтлек саклау өлкәсен заманчалаштыру программасына быел 3,9 млрд. сум акча тотылачак. Киләсе ел исә әлеге сумма 4 млрд. сум тәшкил итәчәк. Эре медицина үзәкләре һәм район хастаханәләренең кабул итү бүлекләренә ремонт ясалачак.
Юл төзелеше программасы быел 70 торак пунктны юллар белән тәэмин итте.
Барлык программалар да безнең финанс мөмкинлекләре белән бәйле. Бүген Татарстан – Россиянең иң зур төбәкләренең берсе. Быел төбәк продукты 1,2 трлн. сумнан да ким булмаячак. Максатыбыз – 2016 елга 2 трлн. сумлык сәнәгать продукциясе.
Төбәк продуктыннан 10-11%ы - безнең керемнәр. Әйе, без федераль программаларга йөз тотабыз, ләкин үзебезгә дә эшләргә кирәк. Шуңа күрә максатыбыз – үзебезнең керемнәрне икеләтә арттыру.
Республиканың социаль-икътисадый үсеш программасы кабул ителгән. Анда барысы да тәфсилләп язылган. Әлбәттә, иң беренче чиратта, төп казанышыбыз – нефть табу өлкәсе. 30 ел дәвамында без нефтьне хәзерге темплар белән табачакбыз. Ә бит безнең әле гаять зур битум запаслары да бар.
Максатыбыз – нефтьне эшкәртү генә түгел, нефтехимия продукциясе күләмен икеләтә арттыру да әле.
Икенче юнәлеш – ул газохимия. Менделеевск районында “Аммоний” заводын төзи башладык. Биредә табигый газ аммиак һәм метанолга эшкәртеләчәк.
“КАМАЗ” – илебездә машиналар төзү өлкәсендә лидер. Ул автобуслар да җитештерәчәк. Киләсе ел авыл хуҗалыгы техникасы: комбайннар, тракторлар, төзелеш техникасы да җитештерелә башлый.
Чираттагы автомобиль проекты - Sollers һәм Ford уртак предприятиесе. “Алабуга” ирекле икътисадый зонасында яңа дизель двигательләрен җитештерү дә җайга салыначак.
Махсус икътисадый зона инде бүген республикабызның җитди потенциалы булып тора. Зонада инде 20 резидент бар. 3 елда без зонага 70 млрд. инвестицияләргә тиеш.
Продукциябезнең 50%ы экспортка китә, шуңа күрә без дөнья базарындагы позицияләрне ныгытырга тиешбез. Әгәр дә без яңа заманча предприятиеләр булдырмасак һәм булган предприятиеләрне заманчалаштырмасак, без базарларны да, эш урыннарын да югалтачакбыз. Шуңа күрә дә без мәгарифкә игътибар итәбез. Республикада федераль һәм ике милли-тикшеренү югары йортларының ачылуына ирешә алдык. Югары белемле кешеләрдән башка әлеге система эшли алмый.
Әлбәттә, авыл безнең өчен мөһим булып кала. Авыл – ул безнең традицияләр, телебез, тарихыбыз. Бу татарга гына түгел – барлык милләтләргә дә кагыла.
Максатыбыз – авылдагы тормыш сыйфаты шәһәрнекеннән әллә ни аерылып тормасын. Моның өчен берничә социаль мәсьәләне хәл итәргә кирәк, кешеләрне эш белән тәэмин итү зарури.
Күрәсез ки, Болгар һәм Зөя утравында тарихи кыйммәтләребезне саклау буенча нинди җитди эш алып барыла. Ул алга таба да дәвам итәргә тиеш.
Эшебез комплекслы рухта булырга тиеш, вак-төякләрне күз уңыннан чыгарырга ярамый. Җитешсезлекләр бар икән, аларны юкка чыгарырга кирәк.
Чыгышымның азагында сезнең ярдәмгә өмет итүебезне әйтергә телим. Муниципалитетларга һәрьяклап ярдәм итәчәкбез.