Илдар Халиков: "Казан синтетик каучук заводының киләчәге бар,аны яңа юбилейлар һәм җиңүләр көтә"

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы бүген Казан синтетик каучук заводы базасында үтте. Моның мөһим сәбәбе бар иде: Россиянең нефтехимия сәнәгатендә әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе бу көннәрдә 75 еллыгын билгеләп үтә. Коллективны олуг юбилее белән республика җитәкчелеге исеменнән котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килгән иде.
Тарихка күз салсак, Казанда синтетик каучук заводы 1936 елда илдә шул юнәлештәге дүртенче завод булып ачыла. Ул вакытта әле нефть продуктларыннан каучук бирүче эре нефть химиясе производстволарын эшләтеп җибәрүгә ерак була. Шуңа күрә синтетик каучук заводлары стратегик әһәмияткә ия булган шушы продуктлар белән бердәнбер тәэмин итүче санала. Бөек Ватан сугышы елларында синтетик каучук хәрби техника төзелешендә файдаланыла. Сугыштан соңгы елларда заводлар илдә техник прогрессны тизләтү өчен хезмәт итә.
Бүген заманча технологияләр кулланган һәм бай фәнни-җитештерү потенциалын туплаган “Казан синтетик каучук заводы” ААҖ БДБ һәм чит илләр сәнәгате тармакларында сорау табучы югары сыйфатлы продукция җитештерә. Утырышка кадәр Премьер-министр Илдар Халиков биредәге яңа производстволар - тиокол, автогерметик силикон җитештерү белән танышты. Предприятиенең Директорлар советы рәисе , “Спурт банкы” АКБ Идарә рәисе Евгения Даутова сүзләренә караганда, бәйсез 5 производствоны берләштергән предприятие бүген 160 тан артык исемдәге продукция җитештерә. Предприятиенең сатудан килгән гомуми кеременең 39 проценты экспорт өлешенә туры килә.
75 ел - нефть химиясе тармагындагы предприятие өчен бик зур вакыт, дип Премьер-министр Илдар Халиков “Казан синтетик каучук заводы”ның республикада нефтехимия предприятиеләренең чишмә башында торуына басым ясады. Хөкүмәт рәисе предприятиенең кыен чорлар узып, бүген тотрыклы позициядә баруын, алга җитди зур планнар куюын ассызыклады. Аның фикеренчә, бу планнарны тормышка ашыру предприятиедә яңа эш урыннары булдыруга, хезмәт хакын үстерүгә, социаль бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Илдар Халиков кризис елларында заводта коллективның нигезе сакланып калуына, биредә үсеш стратегиясен булдыруга аерым игътибар юнәлтте. Предприятиедә хезмәт династияләренең матур традицияләре дәвам итү, аның ышанычлы бүгенгесе һәм киләчәге хакында сөйли. “Шушы матур традицияләр алга таба да дәвам итсен, продукциягезне кулланучылар булсын”, -дигән теләктә калды премьер. Илдар Халиков коллективка, тармак ветераннарына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт һәм тәбрик сүзләрен җиткерде.
Соңыннан Премьер министр “Казан синтетик каучук заводы” коллективына ТР Президентының Рәхмәт хатын, бертөркем хезмәт алдынгысына ТРдәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International