Бүген, оешуына 7 ел тулган көнне, ТР Инвестиция-венчур фондының ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә Попечительләр советы утырышы узды.
Хөкүмәт рәисе фондны 7 еллыгы белән котлап, шушы вакыт эчендә аның кече һәм урта бизнеска ярдәм инфраструктурасының мөһим өлешенә әйләнүенә басым ясады. Ирешелгән нәтиҗәләр булуга карамастан, Илдар Халиков фикеренчә, әле күп эшләр башкарасы, күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар. “Стандарт булмаган, рисклы инвестицияләрнең уңышлы була алуын күрсәтүче нәтиҗәләргә чыгарга кирәк, бездә андый проектларга ярдәм механизмнары бар”, -дип искәртте Премьер-министр.
Илдар Халиков утырышта катнашучыларга бүген Казан федераль университетының 207 еллыгын билгеләп үтүен искә төшереп, вуз студентларын, аны төрле елларда тәмамлаучыларны, мөгаллимнәрне әлеге дата белән котлады.
Попечительләр советы әгъзалары утырышта Инвестиция-венчур фонды эшчәнлеге белән бәйле агымдагы мәсьәләләрне карады. Аерым алганда, Инвестиция-венчур фондының Россия банкының кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасында катнашуы расланды. “Инновацияләр һәм модернизация өчен финанслау” дигән әлеге программа буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары төп фондларын модернизацияләүгә, ремонтлауга, яңартуга, гамәлдәге производстволарны киңәйтүгә, яңа технологияләрне кулланылышка кертүгә, яңа предприятиеләрнең матди-техник базасын төзүгә һ.б. 150 млн сумга кадәр ташламалы кредитларга өмет итә ала.