Дөньядагы иң зур басма Коръән китабы Казанга килде

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанга республиканың “Яңарыш” фонды заказы буенча эшләнгән дөньядагы иң зур басма Коръән китабы кайтарылды һәм Кол Шәриф мәчетендә урнаштырылды. Ул Италиянең “Реверра ЛТД” компаниясе тарафыннан эшләнгән. Әлеге Коръәнне тәкъдим итү чарасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының попечительләр советы җитәкчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр советы җитәкчесе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Тантаналы чараны Илдус хәзрәт Фәизов: “Бу – бик олы чара. Аллаһы Тәгаләнең бөек китабы һәм нуры, бөек сүзе – безнең каршыбызда”, - дип, Коръән аятләрен укудан һәм тәкъбир әйтүдән башлап җибәрде. “Һәрберебезгә шушы Коръәндәге нурны күңелләребезгә салып, үзенең туры юлында булуыбызны насыйп итсә иде”, - диде ул.

Билгеле булганча, бу Коръән басмасы идеясе “Яңарыш” фонды ярдәме һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең шәхси катнашы һәм абруе аркасында тормышка ашырылган. М.Шәймиев бүген изге Коръән басмасының Казанга кайтып җитүе белән тантанада катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән котлады, әлеге тарихи вакыйганың һәрберебезнең рухи һәм мәдәни тормышында зур роль уйнавын билгеләп үтте. Бу эшкә катнашы булган барлык затларга рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренә караганда, зур Коръәннәргә омтылыш элек-электән үк килгән.

Коръәннең киңлеге – 1,5 метр, биеклеге – 2 метр, ул 632 биттән тора, авырлыгы – 800 кг. Битләре шотланд кәгазеннән ясалган, тышлыгы малахит, ярымкыйммәтле ташлар, яшма, сусаль алтын, көмеш һ.б.дан гыйбарәт.

Әлеге Коръән, үзенең уникальлеге һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнеше аркасында, РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәт дип танылды. Бу хакта үз чыгышында М.Шәймиев та әйтеп үтте. Коръән басмасы Кол Шәриф мәчетендә язга кадәр торачак. Аннан соң китапны Болгарга күчерәчәкләр. Биредә ул Идел буе Болгарлары тарафыннан 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак. Болгарда Коръән урнаштырылачак залы булган зур сарайның төзелеше ахырына якынлашуын хәбәр итте. “Бу Коръән мәңгелек саклауга Болгарга тапшырыла”, - дип белдерде ул.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, бу уникаль Коръәнне эшләтү һәм аны Казанда каршылау – Болгар һәм Зөяне торгызу программасының бер өлеше булып тора. Ул Болгарда Ислам кабул итүне бәйрәм итү көнендә бик кызыклы вакыйгалар булачагын хәбәр итте. Болгар һәм Зөяне торгызу программасының республика кунакларында соклану хисләре тудыруын билгеләп үтте.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков уникаль Коръән басмасының Болгар җире өчен якты бизәк булачагын билгеләп үтте.

Ә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов Изге китапның Татарстан мөселманнарына гына түгел, бөтен Россия мөселманнарына зур бүләк булуын ассызыклады.

Тантанада катнашучыларны шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр советы җитәкчесе Равил Гайнетдин сәламләде. Алар Коръәннең олылыгын билгеләп үтте.

Әлеге чара тәкъбир әйтү һәм өйлә намазы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International