2012 елда Татарстанда 2 млн 480 мең кв. метр мәйданда торакны сафка бастыру ниятләнә

2011 елның 18 ноябре, җомга

2012 елга Татарстанда торак төзелеше буенча программа формалашкан. Аннан күренгәнчә, киләсе елда республикада 2 млн 480 мең кв. метр мәйданда торакны сафка бастыру ниятләнә. Шуның 539,5 мең кв. метрын социаль ипотека программасы буенча төзелүче йортлар, 1 млн. 42 мең кв. метрын – күпфатирлы инвестицияле торак алып торачак. 898,7 мең кв. метры - азкатлы йортлар төзелеше өлеше булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2012 елга төзелеше башлап калдырылган объектларның гомуми мәйданы 1,2 млн кв. метр тәшкил итә. Шуның 309 мең кв. метры социаль ипотекага, 484 мең кв. метры күпфатирлы инвестицион торакка, 435 мең кв. метры- азкатлы торакка туры килә.
Республиканың баш төзүчесе белдерүенчә, киләсе елда торак төзелеше программасы кысаларында Казанда Әмәт яны торак микрорайонын (3 йорт), Юдиноны (5 йорт), Республика клиник хастаханәсе тирәсен (4 йорт) үстерү, шулай ук Һади Такташ, Чистай, Максимов урамнарында йортлар төзелеше планлаштырыла.
Күпфатирлы инвестицион торак шулай ук Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорски, Чмстай шәһәрләрендә сафка бастырылачак. 10 муниципаль район – Аксубай, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Менделеев, Яңа Чишмә, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Ютазы- 2012 елга торак төзелеше программаларын азкатлы төзелеш исәбенә формалаштырган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, социаль ипотекага гына йөз тотып, торак төзелеше белән бәйле бөтен мәсьәләләрне хәл итеп бетереп булмаячак. Шуңа күрә, барлык федераль программаларда да катнашырга кирәк, ди республика башлыгы. Ул шулай ук республикада классик ипотеканы үстерергә кирәк, дигән фикердә. Президент бүген банкларның кредитлару шартлары шактый үзгәрүен искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International