Илдар Халиков: "Югары Ослан районының 80-еллыгы - бөтен республика өчен мөһим вакыйга"

2011 елның 18 ноябре, җомга

Бүген Югары Ослан районы 80 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәм тантанасы Югары Ослан районы мәдәният йортында узды.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук Казаннан һәм Татарстан Республикасыннан дәрәҗәле кунаклар – министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, район үсешенә зур өлеш керткән төрле тармак хезмәткәрләре катнашты.
Бәйрәм концерты алдыннан мәдәният йортының икенче катында Югары Ослан районында туган Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмировның фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә К.Әмировның туган ягы пейзажлары тәкъдим ителгән иде.
80 ел эчендә күп эшләр башкарылды һәм зур җиңүләргә ирешелде, дип билгеләп үтте районның Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Зиатдинов залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
“Югары Ослан халкының максатчан һәм тырыш булуы, туган ягыбызны кайгырту һәм аңа булган мәхәббәтебез нәтиҗәсендә, бүген район үсеш өчен ышанычлы икътисад һәм җитештерү базасына ия”, - дип билгеләп үтте ул.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт һәм шәхсән үз исеменнән район халкын истәлекле көн белән котлады.
“Бу район өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә зур вакыйга. Район республика белән бергә үсеш алуда катлаулы юл узды. Югары Ослан җире искитмәле табигате белән аерылып тора, әмма аның зур байлыгы – кешеләр. Биредә төрле милләт һәм төрле дин кешеләре тату яши һәм хезмәт куя. Сезнең традицияләрне, мәдәни һәм рухи мирасны саклавыгыз зур әһәмияткә ия”, - диде И.Халиков залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
Илдар Халиков Югары Ослан халкына яңа уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Чыгышы ахырында районның кайбер кешеләренә республика һәм федераль дәрәҗәдәге бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүген Югары Ослан районы террриториясендә 16,5 меңгә якын кеше яши.
Районның сәнәгате ике кирпеч заводы, икмәк-күмәч комбинатыннан гыйбарәт, биредә щебень һәм известь чыгаралар, сөт продукциясе, квас сосласы, балык продукциясе җитештерәләр.
Авыл хуҗалыгында сөт һәм ит җитештерү, ашлык һәм терлек азыгы үстерү тармаклары алга киткән.
Район туристларны да җәлеп итә. Район территориясендә берничә ял базасы, балалар лагерьлары, тау чаңгысы спорт сәләмәтләндерү комплексы бар. Федераль дәрәҗәдәге 2 һәм республика дәрәҗәсендәге 15 мәдәни мирас районның аерылгысыз тарихи йөзе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International