Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов BBC World Newsның Россиядәге вәкиллеге башлыгы Сергей Становкин белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Сүз Татарстанны дөнья мәйданында алга сөрү, шулай ук 2013 елда узачак Универсиада белән бәйле проектларны тормышка ашыру турында барды.
Татарстан ягыннан очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов катнашты.
Сергей Становкин хәбәр иткәнчә, ВВСнең Татарстан белән уңышлы хезмәттәшлеге инде берничә ел дәвам итә. Бу дәвердә 2011 елның гыйнварында Давоста узган Бөтендөнья икътисадый форум вакытында Татарстанның реклама кампаниясе, Лондонда үткәрелгән "World Travel Market" күргәзмәсе вакытындагы реклама кампаниясе тормышка ашырылды. Шулай ук, ВВС каналында Татарстан турында зур гына сюжет дөнья күрде. Аның сүзләренчә, 2006 елдан бирле ВВС Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне арттыра бара.
Мәгълүмат өчен:
ВВС - Британиянең телерадиотапшырулар корпорациясе. 1922 елның декабрендә оешкан. Корпорация радио форматында эшли башлаган.
1927 елда British Broadcasting Corporationга әверелгән.
1936 елда компания телевизион тапшыруларны эфирга чыгара башлый. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында алар туктап тора һәм 1946 елда яңадан торгызыла.
1991 елның 15 апрелендә ВВС "The World Service Television News" каналында халыкара дәрәҗәдә эшли башлый.
2006 елның гыйнварыннан Россиядә ВВС бюросы эшләп килә.