Рөстәм Миңнеханов: “Хакимият алдындагы мөһим бурычларның берсе – урта сыйныф, эшмәкәрлек үсеше өчен шартлар тудыру”

2011 елның 18 ноябре, җомга

Хакимият алдындагы мөһим бурычларның берсе – урта сыйныф, эшмәкәрлек үсеше өчен шартлар тудыру. Бүген ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре белән очрашуда Президент Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Очрашу эшлекле төшке аш форматында “Катык” ресторанында узды. Анда бизнесның барлык өлкәләреннән 30 дан артык эшмәкәр катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узуынча, бүген кече һәм урта бизнес республиканың тулай төбәк продукты структурасында сизелерлек өлеш алып тора. 2016 елга Татарстан үз алдына тулай төбәк продукты күләмен ике тапкырга арттыру бурычын куйды, эшмәкәрләр ярдәменнән башка моңа ирешеп булмаячак, дип саный республика башлыгы. Шул рәвешле, кече һәм урта эшмәкәрлек тагын да үсәргә, җитештерү күләмнәрен арттырырга тиеш була. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, икътисадның кайбер өлкәләрендә кече һәм урта бизнес әле җитәрлек тәкъдим ителмәгән. Моның өчен шартлар тудырырга, аерым алганда тиешле инфраструктура, законнар базасын булдырырга кирәк.
“Бизнес төзеп сез безгә хезмәт күрсәтмисез, киресенчә, хакимият сезгә эш алып бару, үз эшегезне үстерү өчен шартлар тудырырга тиеш. Моны ачык аңларга кирәк”, - ди республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, кызганычка, әлегә моны тиешенчә аңлау юк.
Һәр төрле кече яки урта бизнес алга таба эре бизнеска үсеп җитә ала. Шул исәптән Россия һәм чит ил компанияләре белән партнерлыкта да. “Без мондый партнерлыкка ачык булырга тиеш”, - дип билгеләп узды Президент.
Ул бизнес белән хакимият арасында эшмәкәрләр үз проблемалары хакында хакимияткә җиткерә алырлык, партнерлык сакланырлык мөнәсәбәтләр булдырылырга тиеш, дигән фикердә. Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион үсеш агентлыгының нәкъ шул максатларда төзелүен искәртте.
ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты Илдус Янышев Президент белән аралашу вакытында республикада кече һәм урта бизнесның гомуми стратегик үсеш концепциясен эшләү тәкъдимен кертте. Аның белдерүенчә, ТР тулай төбәк продуктының гомуми күләмендә эшмәкәрлекнең өлеше 24 процент тәшкил итә. Халыкара стандартларга нигезләнгән стратегия кече һәм урта бизнесның өлешен ике тапкырга арттыру өчен кирәк, дип аңлаттты ул.
Очрашу барышында ТР Президентына бизнес белән хакимият мөнәсәбәтләре, республикадагы инвестиция мохите, шәхси-дәүләт партнерлыгының үсеше хакындагы сораулар юлланды, кече шәһәрләрдә яшьләр өчен яңа эш урыннары булдыру, гаилә фермаларын үстерү, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне күпләп кулланучыга чыгару һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.
Эшлекле төшке аш вакытында “Таланттан уңышка кадәр” дигән балалар хәйрия фестиваленә билетлар таратылды. Ул 9 декабрьдә узачак. Сәләтле балаларга ярдәм өчен уйланылган бу чараны Президент хуплап, үзе дә фестиваль кысаларында узачак концертка билетлар алды. Президент шулай ук Универсиада авылы территориясендә талантлы балалар өчен интернат-мәктәп төзелүен искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International