Казанда Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары форумы узды

2011 елның 18 ноябре, җомга

Бүген Казандагы “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары беренче форум уздырды.

Әлеге чарага рәислек иткән ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева сүзләренчә, форум алга таба республиканың инновацион үсеше һәм гражданнарының тормыш сыйфатын яхшыртуда гражданлык җәмгыяте институтлары белән хакимият органнарының тырышлыгын бер йодрыкка туплау макасатыннан оештырылган. Шуңа аның эшендә, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре белән бергә, ТР Җәмәгать палатасы, муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволарындагы, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәләрдәге Җәмәгать советлары, ММЧ вәкилләре – барлыгы 900ләп кеше катнаша. Көннең беренче яртысында эш секцияләргә бүленеп үткәрелсә, пленар өлеше – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән берлектә.

Татарстан иҗтимагый оешмалар исәбе буенча Идел буе федераль округы буенча беренче урында тора: коммерциячел булмаган оешмалар саны - 5,7 мең. Соңгы 3 елда алар арасында җанлану күзәтелә, ТР Юстиция министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел теркәлгәннәре генә дә – 920. Татарстан буенча караганда, аларның яртысыннан күбрәге социаль юнәлештә эшли, дип, З.Вәлиева арада Татарстан халыклары ассоциациясе белән Бөтендөнья татар конгрессын эшчәнлектә иң активлары буларак мисалга китерде.

Коммерциячел булмаган оешмаларның социаль юнәлешле проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм йөзеннән, РФ Икътисади үсеш министрлыгы төбәкләргә федераль бюджет акчасын бүлеп биргән. Шушындый грант алуга игълан ителгән конкурска 51 субъект катнашкан булып, арада, Санкт-Петербург белән Краснодар краеннан соң, Татарстан Республикасы өченче урынга чыккан. Нәтиҗәдә, Татарстан өлешенә 25,8 млн. сум тигән. Аларны социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар арасында бүлү өчен, республикада конкурс игълан ителгән иде, диде З.Вәлиева.

ТР Җәмәгать палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин чыгышында билгеләп үткәнчә, иҗтимагый оешмаларның яртысы диярлек эшләми, бу исә бина, Интернетка тоташу мөмкинлеге юклык һ.б. сәбәпләр белән аңлатыла. Шулай да, Казан, Әлмәт, Аксубай, Түбән Кама районнарындагы оешмалар иң активлардан санала.

Аннан соң сүз алучылар арасында Татарстанның социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итүдә коммерциячел булмаган оешмаларның куәте тулы көченә файдаланылмый, аларның хакимият органнары һәм җирле үзидарәләр белән багланышлары механизмы җитәрлек кадәр нәтиҗә бирми, чынлыкта, урыннарда ярдәм күрсәтелми, өченче секторның карарлар кабул итү һәм аларның үтәлешен контрольда тоту процессына йогынтысы йомшак һ.б. фикерләр белдерде. Республикада коммерциягә нигезләнмәгән секторның, тулаем гражданлык җәмгыятенең үсеше турында халыкның мәгълүматлылыгы канәгатьләнерлек түгел, дип, монда исә ММЧның аерым роле билгеләп үтелде һәм аларда иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген пропагандалауга бушлай мәгълүмат мәйданнары бирелү зарурлыгы әйтелде. Шулай ук социаль юнәлештә эшли торган шундый оешмаларның реестрын төзү, алар эшчәнлегенә мониторинг уздыру зарурлыгы турында да сүз булды.

Республикада булган 5,7 мең коммерциячел булмаган оешманың 230ы гына актив эшчәнлек алып бара, дип билгеләп үтте соңыннан чыгыш ясаган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. “2011-2013 елларга Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм турында”гы республика максатчан программасына да Татарстан РФ Икътисади үсеш министрлыгы бүлеп биргән кадәр сумма бирәчәк, диюе исә көчле алкышлар белән хупланды. Халык арасында коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлеге буенча мәгълүмат таратуны исә Президент, бюджеттан акча бүлеп бирелә торган республика ММЧ системалы һәм тиешле рәвештә башкарырга тиеш, диде.

Татарстан башлыгы хакимиятләргә коммерциячел булмаган оешмалар белән тыгыз багланышта эшләргә кирәклеген басым ясап әйтте һәм алга таба аларга эшләү шартлары булдыру, ярдәм күрсәтү әһәмиятен искәртте. Соңыннан Президент Р.Миңнеханов социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыруда катнашып, ТР Министрлар Кабинетыннан 2011 елга грантлар алуга уздырылган республика конкурсында җиңгән коммерциячел булмаган оешмаларга сертификатлар тапшырды һәм эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International