Илдар Халиков Нурлат районында булды

2011 елның 19 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Нурлат муниципаль районында булды.

Республика Хөкүмәте Рәисе игътибарын Нурлат муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм фронтовикларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту программалары кысаларында төзелгән торак йортлар җәлеп итте. Биредә 380 сугыш ветераны һәм ветераннарның тол хатыннары торак шартларын яхшырта алган. Аларның 245е яңа йортлардан фатир алган. Шуңа күрә Нуртлатта кыска вакыт эчендә 13 өч катлы йорт төзелгән. Бер торак йортны ачу тантанасында ТР Премьер-министры да катнашты.

Илдар Халиков ветераннарны өй туе белән котлады һәм төзүчеләргә рәхмәт белдереп, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатларын тапшырды.
Республика Премьер-министры шулай ук авария хәлендәге торактан күчерү программасы кысаларында төзелгән күп фатирлы торак йортны да карады. Быел Нурлатта әлеге программа буенча 27 гаилә яңа фатирга күчерелгән.

Республика Хөкүмәт Рәисе үзәк район хастаханәсенең төзекләндерелгән кабул итү-диагностика бүлегендә булды. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Гадел Вафин билгеләп үткәнчә, республика сәламәтлек саклау системасында нәкъ менә кабул итү-диагностика бүлекләре ремонтка мохтаҗ. Бу обкъект быел “ТР Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү” программасы кысаларында төзекләндерелгән 12 нче үзәк. Киләсе елда тагын шундый 19 объектны ремонтлау ниятләнә.

Аннары Премьер-министр Нурлат районы һәм шәһәре Пенсия фонды идарәсенең яңа бинасында булды. Россия Пенсия фондының республика бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов Илдар Халиковны клиентлар белән эшләүнең заманча юллары, хезмәт күрсәтү һәм хезмәткәрләрнең эш шартлары белән таныштырды.

Мәдәният йортында ТР Премьер-министрының район активы белән очрашуын муниципаль район башлыгы Наил Шәрәпов ачты. Ул агымдагы елда социаль-икътисади районның төп нәтиҗәләре белән таныштырды.

ТР Премьер-министр үз чыгышында Нурлатны яңа төзелгән һәм ремонтланган йортлар бизәп торуын билгеләп үтте. Хөкүмәт җитәкчесе республика икътисадының төп тармаклары уңышлары һәм фаразлары, гамәлгә куелучы социаль программалары турында сөйләде. Ул шулай ук очрашуда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Район активы белән очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин да чыгыш ясады.

ТР Премьер-министрын эш сәфәрендә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International