Түрәләр тарафыннан чыгымнар буенча декларация бирү коррупциянең яңа системасына китерергә мөмкин дип саный Россия Президенты Дмитрий Медведев. Бу хакта ул бүген Уфада Идел буе федераль округы ММЧ вәкилләре белән очрашуда белдерде.
Искәртеп үтәбез, бүген Башкортстан башкаласында дәүләт башлыгы Идел буе федераль округы журналистлары белән очрашты. Бу чарада Татарстан ММЧ вәкилләре – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов катнашты. Очрашуны турыдан-туры “Россия 24” каналы трансляцияләде. Бер журналистның керемнәр буенча гына түгел ә чыгымнар буенча да декларация бирү вакыты җитмәдеме дип соравына болай җавап бирде: “Бу мөмкин. Әмма моны бик сак эшләргә кирәк”. Шул ук вакытта ул дөньяда чыгымнар буенча декларация бирүче илләр күп булмавын белдерде.
Түрәләр тарафыннан чыгымнар буенча декларация бирү коррупциянең яңа системасына китерергә мөмкин, дип саный Дмитрий Медведев. Дәүләт башлыгы аның урынына керемнәрне катгый контрольгә алырга тәкъдим итә.
Гомумән алганда, коррупциягә каршы көрәш турында сүз кузгатканда, соңгы елларда Россиядә бу юнәлештә күп эш башкарылды, дип ассызыклады РФ Президенты.