ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм аларны төзекләндерү буенча Халыкара тикшеренү үзәге (ICCROM) генераль директоры Мөнир Бушенаки чакыруы буенча Италиягә эшлекле сәфәр кыла.
Минтимер Шәймиев һәм Мөнир Бушенаки бүген Көньяк Италиянең Салерно провинциясендә урнашкан Пестум шәһәренә сәфәр кыла. Биредә алар археологик туризмның Урта диңгез биржасын ябу тантанасында катнашып виртуаль археология күргәзмәсен караячак. Шулай ук, археологик һәйкәлләр: Бөтендөнья мәдәни мирасы объектлары Пестумны һәм Милли археологик музейны да карау планлаштырылган. Соңрак Салерно Провинциясе Президенты Эдмондо Чириелли белән очрашу көтелә.
Кич Татарстан делегациясе Италия башкаласы - Римга киләчәк. Римда Минтимер Шәймиев Италия Президентының мәдәни мирас буенча Киңәшчесе Луис Годарт һәм Италия чит ил эшләре министрлыгының үсеш буенча департаменты генераль директоры Маурицио Мелани белән очрашачак. ТР Дәүләт Киңәшчесенең сәфәре ICCROM штаб-фатирында төгәлләнәчәк.
ТР Дәүләт Киңәшчесен ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча Ярдәмчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас комитеты рәисе Игорь Маковецкий, Татарстанның Франция Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов озатып йөри.