Казан үзәгеннән халыкара аэропортка кадәр тиз йөрешле электричкада 20 минутта барып җитеп булачак

2011 елның 22 ноябре, сишәмбе

“Казан” халыкара аэропортын модернизацияләү проекты буенча, Казан үзәгеннән халыкара аэропортка кадәр тиз йөрешле электричкаларда (алар үзебенең илдә җитештерелә) 20 минутта барып җитеп булачак. Шушы ара 26 км исәпләнә, быел май аенда тимер юл салу эшләре башланган һәм бүгенгә 17 км кадәре салынган инде. Пассажир һәм йөк ташый торган интермодаль юл “РЖД” ААҖ проекты булып тора, ул 12,89 млрд. сумга төшкән, хәзергә 3,2 млн. сумы тотылган. Объектны киләсе елның 12 декабренда – 12.12.12 датасына туры китереп тапшыру ниятләнә.

Бу проект Универсиадага киләсе кунакларны аэровокзалдан шәһәр үзәгенә тиз арада китереп җиткерү өчен гамәлгә ашырыла. Пассажир утырту платформасы автоматлаштыру системасы белән җиһазландырыла. Эстакадалы юлдан килгән электричка ябык өсле махсус перронга туктала, шул рәвешле, пассажирлар, урамга чыгып тормастан, вокзалдан гына килеп утыра. Әлеге интермодаль юлга, Казан яны поездлары да туктала алырлык итеп, тимер юллар тоташтырыла, ул үзенә күрә шәһәр яны юллары челтәре хасил итә.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Казан” халыкара аэропортын һәм очып китү-төшү полосасын реконструкцияләү эшләре барышы турындагы мәсьәләләрдә аңлатма биргән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, проектның генераль подрядчысы – “Росжелдорстрой” ААҖ, субподрядчысы – “Трансюжстрой”ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International