Рөстәм Миңнеханов: “ΙΤ-тармакны алга таба үстерү өчен дөнья базарында әйдәп баручы компанияләрне җәлеп итәчәкбез”

2011 елның 22 ноябре, сишәмбе

Татарстан Juniper Networks компаниясенә Россиянең мәгълүмат технологияләре базарына чыгарга ярдәм итүче төбәк була ала. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Juniper Networks компаниясенә нигез салучы, Директорлар советы рәисе урынбасары Прадип Синду белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда Татарстанда мәгълүмат технологияләрен үстерүгә, аларны төрле тармакларда куллануга зур игътибар бирелүен җиткерде. Республикада “Электрон мәктәп”, “ТР Электрон Хөкүмәте” кебек ΙΤ-проектлар гамәлгә ашырылуы, Казан федераль университеты базасында мәгариф ΙΤ-кластеры төзелүе хакында сөйләде. Иң масштаблы проект булган – ΙΤ-авыл төзү хакында мәгълүмат бирде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икътисадның барлык тармакларында ΙΤ өлешен арттырыга әзер булуын белдерә. “Мәгълүмат технологияләрен үстерү хакында җитди сөйләшү өчен безгә җитди партнер-исеме дөнья күләмендә танылган компания кирәк”, -дип ТР Президенты Juniper Networks компаниясе белән кызыксыну булуын җиткерде.

Прадип Синду исә Татарстан белән стратегик партнерлыкның күптөрле формаларын табып булачак, дигән фикердә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International