Татарстан Президенты Әгерҗе районына эшлекле сәфәр кылды

2011 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бүген Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Әгерҗе шәһәрендә булды.

Иң элек Президент ветераннар өчен төзелгән 15 фатирлы йортны карады һәм ветераннар белән очрашты. Агымдагы елда Әгерҗе районында 329 ветеран уңайлы торак алуга ирешкән. Аларга фатирларның 70 проценты яңа йортлардан бирелгән.

Шәһәрдә шулай ук 1930 елларда төзелгән баракларда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерә башладылар. Быел шундый 55 гаиләгә бәхет елмайды. Рөстәм Миңнеханов тузган торакны бетерү программасы буенча төзелгән, әле шушы көннәрдә генә файдалануга тапшырылган 18 фатирлы йортны карады. Программа 2012 елда да дәвам иттереләчәк, чөнки Әгерҗедә 400 гаилә әле дә булса иске йортларда яши. “Кешеләрне тузган торактан яңа фатирларга күчерү федераль программа кысаларында 2015 елга кадәр дәвам итәчәк. Әгерҗедә авария хәлендәге йортлар калырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады Президент.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук иске, кысан, бернинди уңайлыклары булмаган бинадан киң колачлы реконструкция эшләре үткәрелгән бинага күченгән балалар һәм стоматология хастаханәсендә дә булды. Әлеге бинада капиталь ремонт эшләрен башкару өчен республика бюджетыннан 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән, 2,4 миллион сумга яңа җиһазлар һәм кирәк-яраклар сатып алынган. Моңарчы хастаханә 95 баланы гына кабул итә алса, хәзер исә ул көненә 140 пациентка хезмәт күрсәтә ала. Яңа хастаханәне караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов, район үзәгенең Казаннан шактый ерак урнашуын исәпкә алып, сәламәтлек саклау министрына болай дип мөрәҗәгать итте: “Әгерҗе Үзәк район хастаханәсен табиблар белән тәэмин итү проблемасын тиз арада хәл итәргә кирәк”.

“Бәләкәч” программасы буенча төзелгән 250 урынлы балалар бакчасы бинасын караганнан соң (ул 1 декабрьдә балаларны кабул итәргә әзерләнә), ул объектка югары бәя бирде һәм аның “Казан яки Чаллыда яңа төзелгән шундый балалар бакчаларыннан бер дә кайтыш булмавын” билгеләп үтте. Моңа кадәр шәһәрдә 500 гә якын сабый бакчага чиратта торса, бүгеннән Әгерҗедә бу проблемага нокта куелды. Быел “Бәләкәч” программасы кысаларында өч балалар бакчасында өстәмәтөркемнәр ачкач, 200 сабый бакчалы булган иде. Ә яңа бакча 3 яшлек кенә түгел, 1,5 яшьлекләрне дә бакчалы итте.

Республика башлыгы соңыннан район активы белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International