Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумының 2009-2011 елларда ТР Коррупциягә каршы стратегиясен гамәлгә куюга багышланган утырыш узды, анда программага якынча нәтиҗәләр ясадылар.
ТР Хөкүмәт йортында узган утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Дәүләт хакимияте органнарында коррупциягә каршы көрәш темасы актуаль, - дип ассызыклады Премьер-министр. Ул бу мәсьәләгә Россия Президенты Дмитрий Медведев, гомумән Россия Хөкүмәте җитди игътибар бирә дип искәртте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләрен аерым контрольдә тота. Ул бу хакта агымдагы елның сентябрендә ТР Дәүләт Советына Юлламасында белдерде.
ТР юстиция министры Мидхәт Корманов ТР Министрлар Кабинетының “2009-2011 елларда Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы стратегиясен гамәлгә ашыру буенча республика программасын раслау турындагы” Карарның үтәлеше нәтиҗәләре һәм ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү чаралары хакында төп доклад белән чыгыш ясады.
Ул, аерым алганда, республикада әлеге программа кысаларында коррупциягә каршы көрәш системасын камилләштерү буенча нәтиҗәле чаралар кабул ителде дип белдерде. “Коррупциягә каршы көрәш турындагы” Татарстан Республикасына Законына үзгәрешләр кертү турындагы” ТР законы, ТР Президенты указлары һәм карарлары кабул ителде. Хакимиятнең республика һәм муниципаль органнары эшчәнлеге халык өчен ачык була башлады.
Мидхәт Корманов сүзләренә караганда, программа кысаларында чаралар исемлеге 95 процентка үтәлгән.
2011 елның августында ТР Министрлар Кабинетының 2012-2014 елларга республиканың коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы программасы расланган.
2009-2011 елларда ТР Коррупциягә каршы стратегиясен гамәлгә ашыру программасы кысаларында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгында нинди эшләр башкарылуы хакында ведомство җитәкчесе Рафис Борһанов белдерде.
ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов шулай ук докладлар белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров сораулар һәм тәкъдимнәр белән чыкты.