Бүген Татарстан Президенты Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.
Россия башкаласында Татарстан Республикасы көннәре ачыла. Татарлар белән очрашулар, Татарстан белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча "түгәрәк өстәл", башка чаралар планлаштырылган.
Мәскәүгә килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Солдат һәйкәленә чәчәкләр салды. Бөек Ватан сугышы музееның дан залында сугыш вакытында Мәскәүне яклауда катнашкан ватандан ветераннар белән очрашу да узды.