Ломоносов ис. МДУ белән Казан (Идел буе) федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды

2011 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Ломоносов ис. МДУ белән Казан (Идел буе) федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

Документка МДУ ректоры Виктор Садовничий һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров кул куйды.

Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэрының Мәскәү хөкүмәтендә ММЧ белән эшләү, төбәкара хезмәттәшлек, спорт һәм туризм буенча урынбасары Александр Горбенко, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.

Килешү Мәскәү мэриясендә "Татарстан Республикасы белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү" темасына узган "түгәрәк өстәл" кысаларында имзаланды.

"Түгәрәк өстәл"дә докладлар белән икътисадның төрле даирәләрендә эшләүче вәкилләр, Татарстан һәм Мәскәүнең бизнес-структура вәкилләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International