ТР Президенты Бөтендөнья Ислам лигасының Коръәнне өйрәнү оешмасы генераль секретаре Габдулла ибн Гали Бәсфар белән очрашты

2011 елның 25 ноябре, җомга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья Ислам лигасының Коръәнне өйрәнү оешмасы генераль секретаре Абдулла Ибн Али-Басфар һәм Ислам фәннәренә ярдәм буенча Кувәйт оешмасы идарә советы рәисе шәйх Хамад Әхмәд Әс-Синан белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президентының дини берләшмәләр белән элемтәләр идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.

Яклар хезмәттәшлек, бүгенге җәмгыятьтә дини белем бирүне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру хакында фикерләште.

Билгеле булганча, кунаклар Казанга өч көнлек визит белән килде. Алар Коръән укучыларның VΙΙΙ халыкара бәйгесе ачылышында катнашты. Моннан тыш Абдулла Ибн Али-Басфар белән Хамад Әхмәд Әс-Синан Россия ислам институтында булды, Коръән хафизлар әзерләү үзәге студентлары, күрмәүчеләр өчен “Сөләйман” мәчетендә оештырылган Коръән уку түгәрәгенә йөрүчеләр белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International