Бүген Владивостокта Татарстан Республикасы белән Приморский крае арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Приморский крае губернаторы Сергей Дарькин имзалады. Искәртеп үтәбез, Татарстан башлыгы бүген Владивостокка эш сәфәре белән килде. Край администрациясе бинасында Рөстәм Миңнеханов Приморский крае губернаторы белән очрашу үткәрде, аннары Хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалау тантанасы булды.
Сергей Дарькин журналистларга биргән әңгәмәсендә Татарстанның икътисади үсешен билгеләп үтте. “Без Татарстан тәҗрибәсен икътисад өлкәсендә генә түгел, ә сәламәтлек саклау, мәгариф кебек социаль өлкәләрдә дә куллану белән кызыксынабыз”, - дип ассызыклады губернатор.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгыш төбәген Татарстан Республикасының сәнәгать продукциясен сату өчен файдалы мәйданчык дип атады. ТР башлыгы ике төбәкнең уртак проектлары турында искәртте, аерым алганда, Татарстанда һәм Владивостоктта эшләүче “Sollers” компаниясе заводлары хакында сүз барды. “Безгә Приморский краенда тауар әйләнешен икеләтә генә тугел, ә 3-5 тапкыр арттыру зарур, - дип саный ТР Президенты. – Безнең продукция анда сатылырга тиеш, ә Приморский краеныкы - Татарстанда.
Рөстәм Миңнеханов ике төбәкнең мәгариф өлкәсендә, 2 федераль университет арасындагы, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү өстенлекләрен билгеләп үтте. Приморский крае губернаторы ТР Президенты Сергей Дарькинның 2012 елда федераль Сабантуйны Владивостокта үткәрүне хуплавы турында белдерде.