Рөстәм Миңнеханов: “ВТБ” белән хезмәттәшлек Татарстанга илнең иң куәтле төбәкләренең берсенә әверелергә мөмкинлек бирәчәк”

2011 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “ВТБ” төркеме арасында ике якка да файдалы партнерлыкны үстерү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. “ВТБ” идарәсе президенты-рәисе Андрей Костин белән рәсми очрашуны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

“Без хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга ниятлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып. – Без сезнең банкның җитди үсеш кичерүен күрәбез. Бүгенге көндә сез – илнең әйдәп баручы банкларының берсе”.

Республика Президенты Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар хакында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

“Без кече һәм урта бизнесны үстерергә, икътисадның яңа сегментын - IT-тармагын булдырырга ниятлибез, - диде ул. – Бер технопарк бар инде, Чаллыда икенчесен төзү эшләре бара. Хәзерге вакытта IT-мегаполис булдыру идеясе бар. “Роснано” белән җитди эш алып барыла, шунлыктан нано-индустрия белән бәйле проектлар күп булачак. Сезнең Татарстанга сәфәрегез һәм төзеләчәк килешүләр хакында фикер алышу Татарстанга илебезнең иң куәтле төбәкләренең берсенә әверелергә мөмкинлек бирер, ә сез әйдәп баручы банк структурасы буларак үз позицияләрегезне саклап калырсыз һәм тагын да ныгытырсыз дип ышанам”.

“Без 20 илдә эшлибез, әмма бүгенге көндә керемнәребезнең 85 процентка якыны Россиядә һәм бу җәһәттән Татарстан тотрыклы икътисади үсеш кичерү үрнәге булып тора”, - дип ассызыклады Андрей Костин.
Имзаланган килешү “ВТБ” банкының Татарстанның сәнәгать комплексына ярдәм күрсәтү буенча инвестицион һәм максатчан өлкә

программаларын гамәлгә ашыруда, шулай ук заманча банк технологияләре кертү һәм республиканың кыйммәтле кәгазьләр базарын формалаштыруга юнәлдерелгән чараларда катнашу мөмкинлеген карый.

Ирешелгән килешү кысаларында “ВТБ” банкы һәм ТР Хөкүмәте торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, җылылык-энергетика хуҗалыгы, инфраструктура төзелеше кебек өлкәләрне дә кертеп, төбәк өчен өстенлекле проектларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итәчәк. “ВТБ” төркеме Татарстан территориясендә эшләүче компанияләргә кредит бирү системасын үстерүдә катнашырга, банк карталарын кулланып хезмәт хакы түләү буенча исәп-хисапның акчасыз формаларын кертергә ниятли. Андрей Костинның сүзләренә караганда, хезмәттәшлекнең юнәлешләренә ачыклык кертелгән инде, әмма суммасы һәм конкрет проектлар соңрак билгеләнәчәк.

“Иң мөһиме, теләк кирәк. Татарстан – сәнәгый яктан нык үскән төбәк, ә “ВТБ” – илдәге әйдәп баручы банкларның берсе. Бу сыйфатларны берләштергән очракта яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International