Рөстәм Миңнеханов: "Социаль ипотека программасын дәвам итәргә кирәк"

2011 елның 2 декабре, җомга

Узган 11 ай йомгаклары буенча, Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык бирем 84 процентка үтәлгән. Барлыгы 2 млн 7 мең 600 кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. 27 муниципаль район еллык планны тулы күләмдә башкарып чыккан. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә әлеге районнар адресына аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.

“Ел азагына кадәр калган кыска вакыт эчендә планны үтәү өчен 382,4 мең кв. метр мәйданда торакны файдалануга тапшырырга кирәк”, - ди ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Шуның 120,2 мең кв. метры социаль ипотека программасы, 171 мең кв. метрдан артыграгы күпфатирлы инвестицияле торак төзелеше өлешенә, 90,7 мең кв. метры азкатлы торак төзелешенә туры килә.

Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин үз чыгышында искәртеп узганча, ТР Торак инспекциясе, Дәүләт торак фонды мәгълүматларына караганда, Биектау, Яшел Үзән һәм Кама Тамагы районнары һәм Казан шәһәренең йортларны файдалануга тапшыру буенча октябрьдәге план йөкләмәләрен декабрьгә күчерергә туры килгән. “Югыйсә, октябрь башында ук әлеге муниципалитетлар башлыклары октябрь йөкләмәсен 1 ноябрьгә үтәп чыгу буенча кисәтелгән иде”, -ди Илдар Сибгатуллин.

Президент Рөстәм Миңнеханов план йөкләмәләрен үтәмәгән район башлыкларын тагын бер кат кисәтте: “Бу мәсьәләдә элек әйткән сүзләр үз көчендә кала. Бары Түбән Камага гына чыгарылма ясалды. Анда төзүчеләрне минем күрсәтмә белән “ТАНЕКО” төзелешенә күчерергә туры килде. Моның җитди сәбәбе бар иде: нефть эшкәртү заводындагы эшләрне кышка кадәр тәмамлау кирәк иде. Алай да әле районда график бер ай –ай ярымга гына кичектерелде. Түбән Камада торак буенча җитди проблема да юк. Калган муниципалитетлардан бернинди аңлатмалар да кабул ителми. Барлык муниципалитетлар белән планны үтәү буенча килешү имзаланды. Кыенлыклар туса, сез Хөкүмәт рәисенә килеп аңлатырга тиеш идегез. Бу фатирлар бит үзегезнең территориядә яшәүче кешеләр өчен. Алар торакларны көтә, өметләнә. Декабрьдә барлык ресурсларны, көчләрне туплагыз”, -дип муниципаль берәмлекләр башлыкларын кисәтте Президент.

Социаль ипотека буенча быел өлгертелергә тиешле 172 йортның бүгенгә 8386 фатирга исәпләнгән 150 йорты файдалануга тапшырылган. Ноябрь аенда Азнакай, Нурлат һәм Яшел Үзәндә берәр торак йорт сафка бастырылган. Министр Ирек Фәйзуллин кайбер объектларда төзелештә кыенлыклар булуын җиткерде. Мәсәлән, Казанда “Татстрой”ның бер объектында подрядчы алмаштырылган, хәзер анда “Акташ” фирмасы эшли башлаган. Биредә һәм “Солнечный город”тагы ике проблемалы йортта эшләрне ел азагына кадәр тәмамларга кирәклеге кисәтелде. “Техник яктан эшләрне яхшы оештырганда, бу йортларны декабрь ахырына кадәр өлгертергә була. Әлеге объектлар буенча көн саен планерка уздырыла”, -ди Ирек Фәйзуллин.

Президент Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрнең инде 2012 елгы программа буенча эшли башларга тиешлеген искәртеп, киләсе ел программасында каралган объектлар исемлеген якын арада килештереп бетерү бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International