Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан синагогасында булды һәм шәһәрнең яһүдләр дини җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.
Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик ТР Президентына гыйбадәт залын, 2006 елда нигез салынган Казан яһүдләр җәмгыяте тарихы музеен күрсәтте, шулай ук синагоганың тарихы һәм эшчәнлеге хакында сөйләде.
И.Горелик билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казан синагогасы бинасында Казан яһүдләр дини җәмгыяте, “Хэсэд Моше” республика яһүд хәйрия үзәге, “Сохнут” Яһүд агентлыгы вәкиллеге, “Афифон” яшьләр яһүд җәмгыяте, Татарстан яһүд милли-мәдәни мохтарияте идарәсе һәм башкалар урнашкан.
Гыйбадәт бүлмәсендә раввин кунакларның игътибарын Тора кулъязмалары саклана торган “Арон кодеш” вовчегына юнәлтте. Ицхак Горедик иврит телендә язылган әлеге кулъязмаларны күрсәтте.
“1912 елда яһүдләр җәмгыяте синагога төзү өчен җир сатып ала. Аны төзү эшләре 1915 елда төгәлләнә”, - дип сөйләде И.Горелик.
Искәртеп узабыз, 1929 елда синангога бинасы дәүләт карамагына күчә һәм 1996 елга кадәр анда төрле оешмалар үз эшчәнлеген алып бара. 1989 елда, Казанда яһүдләр дини җәмгыятен теркәгәннән соң, аның бинасын кайтарып бирү турындагы мәсьәлә калкып чыга. 1996 елның декабрендә синагога бинасы Казан яһүдләр җәмгыятенә тапшырыла, биредә капиталь ремонт ясала. “Симха” клезмер ансамбленең сәнгать җитәкчесе Леонид Солнц җәмгыятьнең беренче рәисе була. 2009 елдан бүгенге көнгә кадәр җәмгыять рәисе вазифасын “Татарстан яһүд милли-мәдәни мохтәрияте” президенты Михаил Скоблионок башкара.