Татарстан Президенты Казанның төзелеш бара торган объектларында булды

2011 елның 3 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән Казан мэры Илсур Метшин озатуында Казанның төзелеш бара торган объектларында - “Мәскәү” метро станциясендә, Су төрләре спорты сараенда, 45 тамашачыга исәпләнгән футбол стадионында, гимнастика үзәгендә һәм транспорт чишелешләрендә булды.

“Мәскәү” метро станциясендә тимер-бетон стеналар, колонналар куелган. Казанда шулай ук метрополитенның “Декабристлар” һәм “Авиатөзелеш” станцияләре төзелеше бара. Р.Миңнеханов метро станцияләре котлаванына төшеп эш барышы белән таншыты. “Казан метро төзелеше” МУП җитәкчесе Марат Рәхимов сүзләренә караганда, станцияләр төзелеше эшләре график буенча бара.

Аннары ТР Президенты Су төрләре спорты сараенда һәм 45 тамашачыга исәпләнгән футбол стадионында булды.

Рөстәм Миңнеханов караган Җиңү проспекты белән Зорьге урамнары чатындагы юл чишелеше киләсе елның июнь-июль айларында, ә төп эстакадасы августта ачылачак. Гимнастика үзәген 2012 елның маенда ачу ниятләнә.

Оренбург тракты белән Ферма шоссесы чатындагы транспорт узелында төзелеш эшләре гөрли. Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, яңа эстакада киләсе елның уртасында ачылыр дип көтелә, Танковая боҗрасында эшләр дә шул вакытта тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International